Төп » Мәкаләләр » Котлаулар |
Бүлектәге материаллар: 115 Күрсәтелгән материаллар: 81-90 |
Битләр: « 1 2 ... 7 8 9 10 11 12 » |
Яшьлек гомере ул умырзая, Ә туй аның соңгы бүләге. Умырзая шиңсә, терелми бит, Икегез дә шуны беләме? Тормышның бит төрле юллары бар, Кайчагында сизми каласың. Язмыш түгел, артык җиңел уйлау, Адаштыра адәм баласын. Без телибез сезгә чын күңелдән, Аерылмасын тормыш юлыгыз. Гомер сукмагыннан узган чакта, Адашмагыз, зирәк булыгыз. |
Кабул булсын сезнең теләгегез, Эшкә ашсын барлык уегыз. Шулай бергә-бергә, татулыкта Үтсен сезнең Алтын туегыз. Изге мәхәббәт хисләрен Вакламыйча саклагыз. Тормыш дигән олы юлдан Гел янәшә атлагыз. Бар гомерегез үтсен шатлык белән, Юлыгызга гөлләр сибелсен. Бүген безнең кайнар котлавыбыз Гомерлеккә шатлык китерсен. Уйнап-җырлап озатабыз сезне |
Ир кеше гомерендә өч эшне эшләргә тиеш дигән әйтем йөри халыкта. Агач утыртырга, өй салырга һәм малай үстерергә. Мин бу сүзләргә һич кенә дә каршы килмим, бары тик үземнең төзәтмәмне генә кертәсем килә. Булган ир -- ат булдыра ул, сүз дә юк тик утырткан агачка су сибәргә, тәрбия кылырга кирәк, ә бу эшне хатын-кыз иң оста башкаручы зат. алга таба>>> |
Котлыйм сине 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән. Сиңа саулык-сәламәтлек белән тизрәк хезмәтеңне тәмамлап кайтуыңны телим. Кызарып баеган кояшның балкуы матур, әмма кеше гомеренең яшьлек таңына ни җитә? алга таба>>> |
Яшь парларга бәхет яусын, Тигез гомер итсеннәр. Чөкердәшеп яши-яши, Алтын туйга җитсеннәр. Гомер буе икесе бер Сукмактан атласыннар. Бер-берсенә мәхәббәтне Үлгәнче сакласыннар. |
Зарыгып көткән туй көнегез килде, Бар дөньяны гөлгә, нурга күмде. Пар балдаклар балкый бәхет юрап, Барыбыз да сокланабыз сезгә карап! |
Котлы булсын туегыз, Безгә үрнәк булыгыз! Мәңге, мәңге бергә булсын Тормыштагы юлыгыз! |
Тәбрик итәбез сезне бу көн белән - Бер-берегезгә якын булыгыз! Озын гомер, сүнмәс бәхет белән Яңа матур тормыш корыгыз! |
Кияү кәләш идегез, Ир дә хатын булдгыз. Инде хәзер шушы хәлдә Йөзгә кадәр торыгыз. Үзегез күп ул-кызларга Ата-ана булыгыз. |
Бүгеннән башлап - гаилә, Пар канат, пар сандугач! Бишек җырлары сайрарсыз Балаларыгыз тугач... Ходай сезне тиң яраткан, Бер-берегезгә караткан, Сезгә бүген дөнья да тар, Сез - җиһанда иң гүзәл пар! |