Төп » Мәкаләләр » Котлаулар |
Бүлектәге материаллар: 115 Күрсәтелгән материаллар: 1-10 |
Битләр: 1 2 3 ... 11 12 » |
Яңа Ел килә |
Яңа ел төне |
|
|
Кадерле [кияү], кадерле [кәләш]! Сезне чын күңелдән шушы матур көнегез белән котлыйм һәм бар изге теләкләремне Фәнис Яруллин сүзләре аша җиткерәсе килә: «Язмыш сезнең тез астына китереп сукса - егылмас өчен якасына ябышыгыз. Утларга салса - үзегез аннан да көчлерәк яныгыз, шулвакыт кызуын сизмәссез. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмәгез - асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төшегез. Карурманнарда адштырса - кояшка карап юл сайлагыз. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп иреккә ургыгыз. Җиргә күмсә - орык шикелле тишеп чыгыгыз. Җилкәннәрегезне җилләр екса - сөюегезне җилкән итеп күтәрегез. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрәнегез. Көчле рухлылар гына максатка ирешә ала. Түземлеләр генә бәхеткә лаек!» Бәхетле булыгыз! |
Кадерле [кияү], кадерле [кәләш]! Сез бүген Аллаһы Тәгалә каршында кылына торган иң гүзәл гамәл башкардыгыз. Никах укыттыгыз. Никах - ул кеше гомерендә бер генә була торган мәҗлес. Наках - ул туй түгел. Кеше тормышында туйлар берничә: бәби туе, законлы никахлашу, тормыш туе һәм соңгы туй. Ә мәҗлес, никах мәҗлесе ул кеше гомерендә бер генә була. Әйе, бер генә һәм кабатланмас изге мизгеллләр. Сез әлеге мизгелдән башлап гаилә булып саналасыз, [кәләш] - [кияүнең хатыны, [кияү]- [кәләшнең] ире дигән яңа, гомерлек статус аласыз. Бүгенге көнегез бүтән бер кайчан да кабатланмас, кадерле көнегез. Ышанмагыз әгәр сезгә бу көнне тормышыгыздагы иң матур, иң истәлекле көнегез дип тәбрик итсәләр. Бу алай түгел. Менә күрересез, ир белән хатын булып тәүге тапкыр икәүдән-икәү генә калып, бер берегезгә карап елмаюыгыз мәңге истә калыр, тиздән, Аллаһы боерса, нәниләрегез дөньяга туыр - бу да иң матур көн кебек булып тоелыр, нәниегез беренче кат елмаер, тәүге адымнарын ясар, "әннә", "әттә" дияр... , ...мәхәббәтләрен табарлар һ. б. һ.б Һәм инде менә [кияү белән кәләшнең әти-әниләренең дә] иң бәхетле көннәре кебектер бүгенге көн. Шулай булгач сезне иң матур, иң бәхетле көннәрегезнең башы белән чын күңелдән котлыйм һәм бары тик бәхетле булуыгызны гына телим. |
Ирләр көне диләр буген, Ирле йортта, тигез канат. Әтиле йорт, куаныч ул. Гомер юлы бик тиз утә, |
Ирләр бит ул көчле затлар, Ирләр бит ул гайләбезнең, Алар безнең ихтирамлы, Ирләр булгач яшәү рәхәт, Ирне ир иткән дә хатын, |
Чын ирләргә ихлас сокланам мин Уфтанмый да, зарланмый да алар, Тирән уйлы, төпле уйлы алар Сүзнең иң кирәген әйтер алар, Хөрмәтләргә лаеклы андыйлар Андыйларның хәләл җефете дә Үрнәк алсын иде бик күпләре |