Төп » Мәкаләләр » Котлаулар » Туй белән котлау |
Яшьлек гомере ул умырзая
Яшьлек гомере ул умырзая, Ә туй аның соңгы бүләге. Умырзая шиңсә, терелми бит, Икегез дә шуны беләме? Тормышның бит төрле юллары бар, Кайчагында сизми каласың. Язмыш түгел, артык җиңел уйлау, Адаштыра адәм баласын. Без телибез сезгә чын күңелдән, Аерылмасын тормыш юлыгыз. Гомер сукмагыннан узган чакта, Адашмагыз, зирәк булыгыз. | |
![]() | |
Караулар: 473 | Дәрәҗә: 5.0/1 |
Барлык фикерләр: 0 | |