Төп » Мәкаләләр » Котлаулар » Никах белән котлау |
Категориядәге материаллар: 6 Күрсәтелгән материаллар: 1-6 |
Араларга: Көне буенча · Исеме буенча · Дәрәҗәсе буенча · Фикерләр буенча · Караулар буенча
Бүген сезнең кеше гомерендә бер генә булырга тиешле никах бәйрәмегез. Дөньяның искитмәле сәер һәм серле күренешләре бар. Ходай башта утны яраткан, ди, ә нинди дәһшәтле утны да су сүндерә. Ә менә ут-суларны кичкән ир-егетнең йөрәген хатын-кыз елмаюы гына эретә аладыр. Ике каен янәшә үссә, яфраклары гел шаулаша. Ике чибәр бергә килсә, сандугачлар кебек сайраша. Сезгә гомер буе сандугачтай сайрашып, күгәрчендәй гөрләшеп, бер-берегезне куандырып, бер-берегезгә көн дә бәхет, елмаю бүләк итеп, гомер кичерергә язсын. Әйләнә кояш, һай, әйләнә. Тукталмасын сезнең кояш та. Никахыгыз имин булсын, җанда булган хис-тойгылар сүрелмәсен. Хәерле юл сезгә! |
Әби-бабайлардан калган Иң изге күркәм йола – Никахтан соң егет һәм кыз Ир белән хатын була. Күктә укылмаса никах, Кушылмас һичбер йөрәк. Никах кануннарын үтәп, Гомер итәргә кирәк. Язмышлардан юктыр узмыш, Никах булсын гомерле. Ходай бүләк итеп бирә Һәр кешегә гомерне. |
Котлы булсын никах туегыз, Уртак булсын сезнең уегыз. Бәхет чишмәләре мул аксын, Фәрештәләр сезне сакласын! Вәгъдәләрне аклап килегез, Бер-берегезне хөрмәт итегез. Арагызга кертми ятларны, Алтын туйга кадәр җитегез! Өйне ямьләндереп, яңгыратып, Тәгәрәшеп үссен нәниләр! Оныкларын сөеп, "җимешләрем” диеп, Шатлансыннар әти-әниләр. |
Кадерле [кияү], кадерле [кәләш]! Сез бүген Аллаһы Тәгалә каршында кылына торган иң гүзәл гамәл башкардыгыз. Никах укыттыгыз. Никах - ул кеше гомерендә бер генә була торган мәҗлес. Наках - ул туй түгел. Кеше тормышында туйлар берничә: бәби туе, законлы никахлашу, тормыш туе һәм соңгы туй. Ә мәҗлес, никах мәҗлесе ул кеше гомерендә бер генә була. Әйе, бер генә һәм кабатланмас изге мизгеллләр. алга таба>>> |
Тормыш дилбегәсен ныклы тотып, Гомер буе бергә атлагыз. Йөрәкләрдә булган сөю хисен, Сүндермичә, мәңге саклагыз. Бергә типсен һәрчак йөрәгегез, Зур тормышка илтсен юл башы. Кояш кебек түп-түгәрәк булсын, Бәхетегез - гомер юлдашы. |
Бүген сезнең язылышкан, Никахлашкан көнегез, Тантаналы бу мизгелнең Кадерләрен белегез! Бүген дөнья гаҗәп нурлы, Елмаегыз, көлегез! Бөтен дөнья бәйрәм итә, Сезне котлый - күрегез! Бүген сөю диңгезендә Рәхәтләнеп йөзегез, Мәрхәмәтле, бәрәкәтле, Бүгенгедәй мәхәббәтле Булсын һәрбер көнегез! |