Төп » Мәкаләләр » Котлаулар |
Бүлектәге материаллар: 115 Күрсәтелгән материаллар: 61-70 |
Битләр: « 1 2 ... 5 6 7 8 9 ... 11 12 » |
Егет кешегә мең төрле Һөнәр аз, дигән картлар *** җәен комбайнда Мәктәп намусын яклап. Яулады алдынгылыкны, Калышмады һич кемнән. Без дә саранланмыйк әле Тәбрик итик киң кырларда Яулаган уңыш белән |
Моңаймагыз картлык килә диеп, Ташлыйм, диеп, туган мәктәпне. Каршылыйдыр Сезне колач җәеп Хезмәт даны, халык рәхмәте. Үз иттегез бары хезмәтне, Булдыгыз да шуңа хөрмәтле. Тәбрик итә сезне коллектив, Читләп үтәр аны картлык, дип. |
...абый! ...апа! Бәйрәм белән Сезне, укытучым! Йөрәгемнең якын кешесе! Дөнья серен миңа өйрәтүчем! Яшь җаннарга - Ходай илчесе! Сезгә телим: саулык, озын гомер, Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен. Шәкертләрнең - тырыш, инсафлысын, Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!!! |
Әлеге сүзне ишеткән һәркемнең күз алдына аның яраткан укытучылары килеп баса. Сез хәзер кайда? Тагын кемнәрне игелеккә өйрәтәсез, кемнәргә белем һәм тәрбия бирәсез? Мине онытмадыгызмы? Мин Сезне онытмадым. Сезне һаман да сагынам, миңа өйрәткән белемнәрегез, тирән мәгънәле сүзләрегез һаман да истә. Сезгә әйтер сүзләрем бар... |
Кадерле укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, иҗат һәм һөнәр уңышлары телибез. Бүгенге бәйрәмегездә сезгә нинди теләкләр, сүзләр генә теләсәк тә аз шикелле тоелыр. Шуңа күрә рәхмәт әйтеп бер кыйсса сөйләп китәсе килә. Хозыр Ильяс бер авыл янәшәсенә килеп җиткән. Элек авылга теләсә кем кермәсен өчен авыл капкалары бикле булган.. Шунда аны авылда яшәүче бер бала күреп алган. Ул тиз генә йөгереп килгән дә юлчыга капка ачкан. Бу хәлдән соң Хозыр Ильяс бала янына килгән һәм: «Синең бу яхшылыгың өчен нишлим икән? Рәхмәт әйтсәм, күп булыр, атымны ал», – дигән. Шул рәвешле аңа атын биреп калдырган. Көндәлек тормышта бик гади, баналь рәвештә яңгыраган әлеге сүз үзенә зур мәгънә һәм хисләрне сыйдыра. Шуңа күрә бүгенге көндә сезгә карата эчкерсез, ихтирамлы, рәхмәтле хисләребезне бер нинди дә бүләк алыштыра алмас рәхмәт сүзе аша җиткерәбез хөрмәтле мөгаллимнәребез. Рәхмәт сезнең сабырлыгыгыз, зирәклелелегез, рухи дөньяга китергән юлыгыз өчен. Рәхмәт, мең рәхмәт. |
Бер-берегезне табып кавышкансыз, Икегез дэ нинди сойкемле! Кузгэ-куз карашып елмаясыз, Бер гол чэчэклэре шикелле! Бер-берегезгэ ныклы терэк, Иптэш, сердэш булыгыз, Давыл-янгырга бирешми Гел янэшэ торыгыз! Котлы булсын туегыз! |
Кадерле кызым! Кайчан гына сиңа тәүге күлмәгеңне кигергән идек. Кечкенә идең. Бәлки син аның күлмәк икәнен дә, сиңа ничек килешкәнен дә аңламагансыңдыр, ләкин безнең өчен ул чиксез куаныч иде. Безнең нәни кызыбыз, русча әйтсәк, -- принцессабыз идең син безнең. Менә бүген сиңа карыйм да, бер дә үзгәрмәгәнсең шикелле: шундый ук сабыйсың безнең өчен. Әйтерсең, еллар узмаган, балалар бакчасы, мәктәп, институтлар --болар берсе дә синең гомереңнең баскычлары булып шушы көнгә җиткермәгәннәр. Син һаман да сабый безнең өчен кызым. Өстеңдәге ак күлмәгең дә һаман шул нәни чактагы күлмәк шикелле. Матурсың, сокланырлыксың син бүген. Матур күлмәк кигәнгә генә түгел. Сине бүген бәхет бизи. Янәшәңдә басып торган яшьлек дәрте сөю, наз белән чәчрәп торган сөйгәнең, кулыңдагы чәчәкләр бизи сине. Гомерең гел шулай матур, янәшәңдә сайлаган ярың, кулларыңда тормыш гөлләре – балаларың -- булсыннар. Һәрчак шулай парлы ярлы булыгыз сабыйлар!!! |
Килен төшкәндә бүген һәр туйда диярлек әйтелә торган гади генә бер әйтем ишеттем. Кияү кәләшне мамыктай йомшак мендәргә төшергәч […] апа "май кебек йомшак, бал кебек татлы бул” дигән матур сүзләр, тәмле сыйлар белән киленен каршылады. Борынгы әбиләребездән килгән әлеге әйтемдә ниндидер хәйлә бардыр шикелле тоелып китте. Сүз дә юк, бары изгелек кенә биредә. Балның, майның нинди татлы ризыклар икәнен һәммәбез белә шикелле. Ә шулай да, балны да туйгач ачы була диләр, май турында әйтәсе дә юк -- күп ашасаң маемлыйсың, җитмәсә, артык җылыда ул эри, артык суыкта сыйфатсызлана. Баксаң, яңа тормышның беренче адымында ук кәләшкә бик зирәк теләк тели икән булачак әнкәсе. Тормышта бит һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш. Яратуның да, ачулануның да, үзара, туганара мөнәсәбәтләрнең дә, якынлык-ераклыкның да – һәммәсе дә артык булса я аз булса юксындыра. Гомумән, бу сүзләр яшьләр өчен бик хикмәтле кебек. Алар беркайчан да бер-берсеннән ялыкмасыннар, аралары ерагаеп бер-берсен сагынып яшәмәсеннәр иде. Саулыкта-тазалыкта, кайгысыз-хәсрәтсез озын матур тормыш итүләрен телик без аларга. Шулай итеп, акылга юмарт […] апабыз да киленен изге киңәш белән бусагасына төшерде бүген. Киләчәктә дә әти-әниләр шулай зирәк кенә читтән киңәш-табыш итеп, бик тату яшәсеннәр иде. |
Әнинең нинди кадерле, кеше тормышында әһәмиятле зат икәнен искәртеп тору бер дә урынсыз. Чөнки һәммәбез беләбез, кеше гомеренең башыннан алып ахырына кадәр озатып баручы изгелекләр барысы да шул әни сүзе белән бәйләнгән. Без барыбыз да, бүгенге көндә кемнәр генә булмыйк, башлангычыбыз белән, гомеребез, белемебез, тәрбиябез белән әниләргә бурычлы. Әнкәйләргә иң зур ихтирамга лаек, иң олы хөрмәткә ия кешеләр шуны бервакытта да истән чыгармыйк, күңелебездә әниләребезгә рәхмәт хисен йөртсәк безнең юллар һәрвакыт уңар, шул хис безне әнкәй догасы кебек һәчак саклап яклап йөртер. Әниләребез безнең гамәлләргә куанып тыныч картлыкларын каршы алырга лаеклы кешеләр. Бәйрәмнәре белән аларны. Авырмасыннар сау-сәламәт һәм озын гомерле, тыныч күңелле булсыннар. |
Пар балдаклар балкышыннан Күзләребез чагыла, Сез бүген – иң гүзәл пар Чәчәкләр кочагында! Еллар узсын бәхеттә, Тазалыкта-саулыкта, Шатлыкта, мәхәббәттә, Иминлектә, муллыкта! |