Төп » Мәкаләләр » Юбилейга котлаулар » 50 яшьлек юбилей белән котлау

Категориядәге материаллар: 5
Күрсәтелгән материаллар: 1-5

Араларга: Көне буенча · Исеме буенча · Дәрәҗәсе буенча · Фикерләр буенча · Караулар буенча
Үзебез Әни булгач баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык.
Чынлап та, бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык  белән тутыручы икән. Уйласаң без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез бар. Иң якын, иң хөрмәтле кешебез- әниебез бар.  Безнең әни [авыл] авылында яшәүче [исеме, әтисенең исеме (отчество)].
Ул - безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат.
Ул - әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр  кичергән кеше.
Ул - һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк.
Ул - бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы.
Ул - гомер уртасына якынлашучы  гап-гади хатын кыз.
Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз.

Илленче яз синең бусагада
Илленчесе, түгел йөзенче
Узсын әйдә, картайсыннар еллар
Тик картайтма бары күңелеңне.


Һәрчак шулай яшьлек дәрте синдә
Янып торсын җәйге учактай
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай.


Без көйләгән хөрмәт бишегендә
Тибрәлгәндә сайрар асылкош
Син бәхетле, Син бәхетле
Син бәхетле диеп, хатын кыз.
  Язучы: tatarkotlau.ru |

Караулар: 1074 | Фикерләр (0) | 03.08.2013

Бервакытта да кешеләрне ярдәмсез, үтенечләрне җавапсыз калдырмаганга күрә сине кояш белән тиңлисем килә. Чынлап та, сиңа күтәрелеп караган һәр кеше синең йөзеңнән нур, күңелеңнән җылылык, киңәшләреңнән файда ала. Күрәсең, синең табиб булуың син туганчы холкыңа салынгандыр. Һәм син шуны тормышыңда сизеп-тоеп бик уңышлы кулланып бүгенге көндәге хөрмәтле кадерле кешегә әверелгәнсең. Ул гына да түгел, синнән бөркелгән позитив нурлар янәшәңдәгеләрне һәрчак үз яныңа җыя. Синең кадерле ирең, кабатланмас балаларың, дусларың –һәммәсе урнәк.

Кадерле дустым, синең шаянлыгың һәм чаялыгыңа һәрчак сокланам һәм шул яктылыгың, җылылыгың, саулыгың һичкайчан сүрелмәсен, күңелеңдәге изгелегең беркайчан түгелмәсен дип телим.

Юбилеең белән сине.

50 яшьлек туган көнең белән!!!

  Язучы: http://tatarkotlau.ru/ |

Караулар: 953 | Фикерләр (0) | 05.07.2013

50 яшьлек алтын юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.      алга таба>>>

  Язучы: tatar-kotlu.tk |

Караулар: 3825 | Фикерләр (0) | 22.11.2012

Ел артыннан еллар ага 
Гомерләр уза икән. 
Яшь йөрәкле ирләргә дә 
Иллеләр тула икән. 
Иллеләрдә ир-егетнең 
Иң жилле чагы була. 
Йөрәге—яшь, күге — биек, 
Кесәсе — калын була. 
Шуңа күрә, эш —почетта, 
Урыны — түрдә була. 
Данлауларның иң зурысы 
Ул туган көндә була. 
Зур уңышлар телим сиңа, 
                           алга таба>>>
  Язучы: tatar-kotlau.tk |

Караулар: 5199 | Фикерләр (0) | 22.11.2012

Хөрмәтле ... әфәнде!
Гомер – тауга менеп төшү.
Тау түбәсе – кыядыр.
Кыя тик кыю кошларга – 
Бөркетләргә оядыр...
50 яшьтә - син кыяда:
Күзеңне очлы чагы,
Болытларга атылырга
Канатың көчле чагы.
Бәйрәмең торсын җим булып – 
Бер алтын бөртек булып!
Ходай бирсен: озак еллар
Яшәргә Бөркет булып!!!
  Язучы: Рустам |

Караулар: 1357 | Фикерләр (0) | 15.11.2012