Төп » Мәкаләләр » Котлаулар » Туй белән котлау

Категориядәге материаллар: 33
Күрсәтелгән материаллар: 1-10
Битләр: 1 2 3 4 »

Араларга: Көне буенча · Исеме буенча · Дәрәҗәсе буенча · Фикерләр буенча · Караулар буенча
 
  Язучы: |

Караулар: 628 | Фикерләр (0) | 30.11.2016

Кадерле [кияү], кадерле [кәләш]!

Сезне чын күңелдән шушы матур көнегез белән котлыйм һәм бар изге теләкләремне Фәнис Яруллин сүзләре аша җиткерәсе килә:

«Язмыш сезнең тез астына китереп сукса - егылмас өчен якасына ябышыгыз.

Утларга салса - үзегез аннан да көчлерәк яныгыз, шулвакыт кызуын сизмәссез.

Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмәгез - асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп чумып алырлар.

Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төшегез.

Карурманнарда адштырса - кояшка карап юл сайлагыз.

Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп иреккә ургыгыз.

Җиргә күмсә - орык шикелле тишеп чыгыгыз.

Җилкәннәрегезне җилләр екса - сөюегезне җилкән итеп күтәрегез.

Нинди генә очракта да җиңәргә өйрәнегез.

Көчле рухлылар гына максатка ирешә ала.

Түземлеләр генә бәхеткә лаек!»

Бәхетле булыгыз!
В начало    

  Язучы: http://tatkotlau.ru/ |

Караулар: 775 | Фикерләр (0) | 23.08.2016

Кадерле [кияү], кадерле [кәләш]!

Сез бүген Аллаһы Тәгалә каршында кылына торган иң гүзәл гамәл башкардыгыз.

Никах укыттыгыз.

Никах - ул кеше гомерендә бер генә була торган мәҗлес. Наках - ул туй түгел. Кеше тормышында туйлар берничә: бәби туе, законлы никахлашу, тормыш туе һәм соңгы туй. Ә мәҗлес, никах мәҗлесе ул кеше гомерендә бер генә була. Әйе, бер генә һәм кабатланмас изге мизгеллләр.

Сез әлеге мизгелдән башлап гаилә булып саналасыз, [кәләш] - [кияүнең хатыны, [кияү]- [кәләшнең] ире дигән яңа, гомерлек статус аласыз. Бүгенге көнегез бүтән бер кайчан да кабатланмас, кадерле көнегез.

Ышанмагыз әгәр сезгә бу көнне тормышыгыздагы иң матур, иң истәлекле көнегез дип тәбрик итсәләр. Бу алай түгел. Менә күрересез, ир белән хатын булып тәүге тапкыр икәүдән-икәү генә калып, бер берегезгә карап елмаюыгыз мәңге истә калыр, тиздән, Аллаһы боерса, нәниләрегез дөньяга туыр - бу да иң матур көн кебек булып тоелыр, нәниегез беренче кат елмаер, тәүге адымнарын ясар, "әннә", "әттә" дияр... , ...мәхәббәтләрен табарлар һ. б. һ.б

Һәм инде менә [кияү белән кәләшнең әти-әниләренең дә] иң бәхетле көннәре кебектер бүгенге көн. Шулай булгач сезне иң матур, иң бәхетле көннәрегезнең башы белән чын күңелдән котлыйм һәм бары тик бәхетле булуыгызны гына телим.

  Язучы: http://tatkotlau.ru/ |

Караулар: 751 | Фикерләр (0) | 23.08.2016

Бер-берегезне табып кавышкансыз, 
Икегез дэ нинди сойкемле! 
Кузгэ-куз карашып елмаясыз, 
Бер гол чэчэклэре шикелле!
Бер-берегезгэ ныклы терэк, 
Иптэш, сердэш булыгыз, 
Давыл-янгырга бирешми 
Гел янэшэ торыгыз! 
Котлы булсын туегыз!
  Язучы: tatarkotlau.ru |

Караулар: 657 | Фикерләр (0) | 25.07.2013

Кадерле кызым! Кайчан гына сиңа тәүге күлмәгеңне кигергән идек. Кечкенә идең. Бәлки син аның күлмәк икәнен дә, сиңа ничек килешкәнен дә аңламагансыңдыр, ләкин безнең өчен ул чиксез куаныч иде. Безнең нәни кызыбыз, русча әйтсәк, -- принцессабыз идең син безнең. Менә бүген сиңа карыйм да, бер дә үзгәрмәгәнсең шикелле: шундый ук сабыйсың безнең өчен. Әйтерсең, еллар узмаган, балалар бакчасы, мәктәп, институтлар --болар берсе дә синең гомереңнең баскычлары булып шушы көнгә җиткермәгәннәр. Син һаман да сабый безнең өчен кызым. Өстеңдәге ак күлмәгең дә һаман шул нәни чактагы күлмәк шикелле. Матурсың, сокланырлыксың син бүген. Матур күлмәк кигәнгә генә түгел.

Сине бүген бәхет бизи. Янәшәңдә басып торган яшьлек дәрте сөю, наз белән чәчрәп торган сөйгәнең, кулыңдагы чәчәкләр бизи сине. Гомерең гел шулай матур, янәшәңдә сайлаган ярың, кулларыңда тормыш гөлләре – балаларың -- булсыннар. Һәрчак шулай парлы ярлы булыгыз сабыйлар!!!
  Язучы: tatarkotlau.ru |

Караулар: 851 | Фикерләр (0) | 05.07.2013

Килен төшкәндә бүген һәр туйда диярлек әйтелә торган гади генә бер әйтем ишеттем. Кияү кәләшне мамыктай йомшак мендәргә төшергәч […] апа "май кебек йомшак, бал кебек татлы бул” дигән матур сүзләр, тәмле сыйлар белән киленен каршылады. Борынгы әбиләребездән килгән әлеге әйтемдә ниндидер хәйлә бардыр шикелле тоелып китте. Сүз дә юк, бары изгелек кенә биредә. Балның, майның нинди татлы ризыклар икәнен һәммәбез белә шикелле. Ә шулай да, балны да туйгач ачы була диләр, май турында әйтәсе дә юк -- күп ашасаң маемлыйсың, җитмәсә, артык җылыда ул эри, артык суыкта сыйфатсызлана. Баксаң, яңа тормышның беренче адымында ук кәләшкә бик зирәк теләк тели икән булачак әнкәсе. Тормышта бит һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш. Яратуның да, ачулануның да, үзара, туганара мөнәсәбәтләрнең дә, якынлык-ераклыкның да – һәммәсе дә артык булса я аз булса юксындыра. Гомумән, бу сүзләр яшьләр өчен бик хикмәтле кебек. Алар беркайчан да бер-берсеннән ялыкмасыннар, аралары ерагаеп бер-берсен сагынып яшәмәсеннәр иде. Саулыкта-тазалыкта, кайгысыз-хәсрәтсез озын матур тормыш итүләрен телик без аларга.

Шулай итеп, акылга юмарт […] апабыз да киленен изге киңәш белән бусагасына төшерде  бүген. Киләчәктә дә әти-әниләр шулай зирәк кенә читтән киңәш-табыш итеп, бик тату яшәсеннәр иде.
  Язучы: tatarkotlau.ru |

Караулар: 836 | Фикерләр (0) | 05.07.2013

Пар балдаклар балкышыннан
Күзләребез чагыла,
Сез бүген – иң гүзәл пар
Чәчәкләр кочагында!
Еллар узсын бәхеттә,
Тазалыкта-саулыкта,
Шатлыкта, мәхәббәттә,
Иминлектә, муллыкта!
  Язучы: |

Караулар: 729 | Фикерләр (0) | 01.05.2013

Бүген берегез кояш, икенчегез ай кебек. Бүген – ике яшьлекнең таңнары кушылган, җаннары берләшкән көн.
Вакытында табышкансыз, вакытында кавышкансыз,
Шул никахны күз алмасы кебек саклагыз,
Туйда яуган теләкләрне аклагыз.
Бәхетегез сүнмәсен, мәхәббәтегез сүрелмәсен,
Авырлыклар сындырмасын,
Балалардан өегез тын тырмасын.
Пар канатлы булып гомер кичерегез.
  Язучы: |

Караулар: 863 | Фикерләр (0) | 25.04.2013

Кияү белән кәләш! Сезне олы тормыш юлындагы беренче уртак адымнарыгыз белән котлыйбыз! Бәхетле, тату тормыш, гомерлек мәхәббәт телибез! Беркайчан да онытмагыз, кешенең чын, олы бәхете – тырыш, намуслы хезмәттә һәм гаилә иминлегендә. Тормыш юлы шома гына бармас, төрле каршылыклар да очрар. Беркайчан да җиңел юллар эзләмәгез. Олыларны хөрмәт итеп, алар белән киңәшләшеп, дусларыгыз белән бер-берегезгә булышып, бәхетегезне үз кулларыгыз белән төзегез! Шулай булганда гына сез аның чын ямен күрерсез, кадерен белерсез. Балаларыгызга да бу хакыйкатьне кечкенәдән аңлатып үстерегез! Гомер юлыгыз озын булсын! Бу юлны кулга-кул тотынышып, бер-берегезгә ышанычлы булып үтегез!
  Язучы: |

Караулар: 779 | Фикерләр (0) | 25.04.2013

Зарыгып көткән туй көнегез килде,

Бар дөньяны гөлгә, нурга күмде.

Пар балдаклар балкый бәхет юрап,

Барыбыз да сокланабыз сезгә карап!
  Язучы: |

Караулар: 768 | Фикерләр (0) | 24.04.2013