Төп » Мәкаләләр » Котлаулар |
Бүлектәге материаллар: 115 Күрсәтелгән материаллар: 91-100 |
Битләр: « 1 2 ... 8 9 10 11 12 » |
Бигрәкләр пар килгәнсез, Сокланмый мөмкин түгел! Мәхәббәтегез нурыннан Яктыра безнең күңел! |
Язмышлардан узмыш булмаса да, Тотып бәхет дигән ачкычны Яңа елның яңа капкаларын Төпкә кадәр каерып ач, дустым. Ач син, шыгырдатып бу капканы Яшик әле җырлы көннәрдә Уй-фикерләр эшкә ашсын быел, Хыял-төшләр күчсен өннәргә. Күкләр аяз, дөнья имин булсын, Хәерчелек ишек какмасын. Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта Шатлык чәчеп, кайгы тапмасын. |
Яңа еллар килсен бәхет алып, Яңа еллар килсен елмаеп. Күңелләрдә мәңге шатлык булсын, Яшәмәгез, дуслар моңаеп. |
Яшьлегегез матур чәчәк атсын, Бер теләктә хэзер икегез. Олы никах көнегез белән Тәбрикләргә рөхсәт итегез. Тормыш дигән нәрсә тын күл түгел, Давыллар да куба, җилләр дә. Һәрвакытта тормыш авырлыгын Күтәрегез бергә иңнәрдә. |
Арагыздан җил дә үткәрмичә, Сер бирмичә һич тә ятларга, Мәңге тугры булып калыгыз сез Биргән вәгъдәләргә, антларга. Шуңа күрә икегезнең Нур чәчә йөзләрегез. Сокланып каравыгыздан Тимәсен күзләребез. Туй гөрләгән чакта, бүген шулай, Изге теләкләрне юллыйбыз. Матур җырлар сезгә багышлыйбыз, Матур киләчәктә генә уебыз. |
Тәбрик итәм кавышу көне белән, Котлы булсын туегыз. Озын гомер, сүнмәс бәхет белән, Яңа матур тормыш корыгыз. Матур булсын алгы көнегез, Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен. Һәркем тормыш юлыгызны Аяз күккә карап тиңләсен. Теләгем шул: тормыш юлыгызда Бер-берегезгә терәк булыгыз. Матур кызлар, батыр уллар үссен, Гөрләп торсын тормыш юлыгыз. |
Табышкансыз, теләп кавышкансыз Пар булгансыз икән икегез. Бер-берегезгә гомерлек яр булып Матур, тату гомер итегез. Озатабыз сезне олы юлга, Озын юлга, гомер юлына. Уйны уйга, кулны кулга бәйләп, Йөрәк белән бергэ булырга. Курыкмагыз дошман сүзләреннән Алардан сез өстен булыгыз. Тел алырга килгэн дусларны да Бусагадан ерак куыгыз. |
Яшьлек гомере ул умырзая, Ә туй аның соңгы бүләге. Умырзая шиңсә, терелми бит, Икегез дә шуны беләме? Тормышның бит төрле юллары бар, Кайчагында сизми каласың. Язмыш түгел, артык җиңел уйлау, Адаштыра адәм баласын. Без телибез сезгә чын күңелдән, Аерылмасын тормыш юлыгыз. Гомер сукмагыннан узган чакта, Адашмагыз, зирәк булыгыз. |
Сез пар килгән, мин килдем Котлы булсын туегыз. Тормыш туйдан гына тормый, Уртак булсын уегыз. Кайгыны да шатлыкны да Бергә-бергә бүлегез Бу дөньяда гөлләр күркәм Өзелмәсен гөлегез. |
Олы юлга сез чыгасыз бүген Бергә кушып ике йөрәкне. Юл алдыннан әйтеп карыйк әле Чын күңелдән изге теләкне. Бал-май кебек татлы, затлы сүзләр Кызганмасын тәмле телегез. Ике булып сез үскәнсез, инде Икегез бер була белегез. Уйнап-көлеп яңа юлга сезне Озатабыз туйда бүгенге. Авыр чакта таянычың булса, Тормыш ямьле, яшәү күңелле. |