Төп » Мәкаләләр » Котлаулар » Туй белән котлау

Кабул булсын сезнең теләгегез
Бастыру
Кабул булсын сезнең теләгегез,
Эшкә ашсын барлык уегыз.
Шулай бергә-бергә, татулыкта
Үтсен сезнең Алтын туегыз.
 
Изге мәхәббәт хисләрен
Вакламыйча саклагыз.
Тормыш дигән олы юлдан
Гел янәшә атлагыз.
 
Бар гомерегез үтсен шатлык белән,
Юлыгызга гөлләр сибелсен.
Бүген безнең кайнар котлавыбыз
Гомерлеккә шатлык китерсен.
 
Уйнап-җырлап озатабыз сезне
Тукталмагыз юллар чатында.
Насыйп булсын матур тормыш корып,
Гел чабарга Бәхет атында.
Язучы: tatarkotlau.ru
Караулар: 491 | Дәрәҗә: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0