Төп » Мәкаләләр » Котлаулар » 8 март белән котлау |
Категориядәге материаллар: 11 Күрсәтелгән материаллар: 1-10 |
Битләр: 1 2 » |
Араларга: Көне буенча · Исеме буенча · Дәрәҗәсе буенча · Фикерләр буенча · Караулар буенча
Кояш көлә, мин елмаям, 8 март бүген. Бүген әниләр бәйрәме, Шуңа күңелем шат минем. Кайсын юам, кайсын җыям, Чиста булсын, ак булсын Әниләрнең күңеледәй Бөтен нәрсә пакъ булсын. Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп, Бар дөнья көлеп торсын Әни бәйрәме икәнен Әти дә белеп торсын Әти дә көлеп торсын! |
Март аенда, кар өстендә, кояш нурлар уята - Яз килэ каршы алыгыз - Дигән хәбәр тарата. Без беләбез, җылы язның Иң беренче бәйрәме - Әниләр, әби-апалар Хатын кызлар бәйрәме! |
8 март Әни бәйрәме. Бүләк итәрмен Чәчәк бәйләме. Ничек табарга кайда чәчәк бар? Кая карама- Каплаган ак кар. Әнигә шигырь Бирдем бүләккә. «Гомергә»,-ди ул,- калыр йөрәктә! |
Тузаннарны сөртеп чыктым Коедан су китердем Әни эштән кайтуына Бөтен эшне бетердем. Булмәләрне жыештырдым, бар җир ялт итсен әле, Үзенең бәйрәмендә бер, Әни ял итсен әле! |
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Сине шул җир йөзен бизәген халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклим! Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелеңә шатлык, тәнеңә сихәтлек, өеңә иминлек алып килсен. |
Ир кеше гомерендә өч эшне эшләргә тиеш дигән әйтем йөри халыкта. Агач утыртырга, өй салырга һәм малай үстерергә. Мин бу сүзләргә һич кенә дә каршы килмим, бары тик үземнең төзәтмәмне генә кертәсем килә. Булган ир -- ат булдыра ул, сүз дә юк тик утырткан агачка су сибәргә, тәрбия кылырга кирәк, ә бу эшне хатын-кыз иң оста башкаручы зат. алга таба>>> |
Елмайса йозеннэн анлыйм Энкэемнен телэген. Донья кинлегенэ тинлим Энкэемнен йорэген, Энкэй, сина булэк итэм Ботен донья голлэрен. Юллар кебек озын булсын, Энкэем, гомерлэрен. Ай нурыннан да нурлырак Энкэемнен йозлэре. Монлы койдэй кунелемдэ Энкэемнен сузлэре. 8 март бэйрэме белэн! |
Газиз Энкэй! Йомшактыр кулларын, Татлыдыр сузлэрен,, Жылыдыркарашын, Тансыктыр табынын. Сабыйлык языннан Бугенге конгэчэ Безлэргэ зур бэйрэм Тибеше жаныннын! И, Ходай, кабул ит Безлэрдэн зур гозер Энкэйгэ бир саулык! Энкэйгэ бир Гомер! алга таба>>> |
Кояш колмэс, Корыч эремэс ялкынсыз. Ирне утлы ялкыннарда яндырып, Кол иткэн дэ, гол иткэн дэ хатын кыз. Хатын-кызлар табыннарнын бизэге, Жирдэ булган ботен ямьнен узэге. Иллэрне да бар иткэн hэм зур иткэн. Хатын-кызнын барчасы hэм гузэле. Хатын-кыз-ул нур чэчкэседэй сабый, Назлы иркэ, баллардин татлы жаный. Ул-ин газиз куз нурыбыз, пакь ана. Бар гузэллек аналардан башлана. |
1-10 11-11