Төп » Мәкаләләр » Котлаулар |
Бүлектәге материаллар: 115 Күрсәтелгән материаллар: 71-80 |
Битләр: « 1 2 ... 6 7 8 9 10 11 12 » |
Бүген сезнең кеше гомерендә бер генә булырга тиешле никах бәйрәмегез. Дөньяның искитмәле сәер һәм серле күренешләре бар. Ходай башта утны яраткан, ди, ә нинди дәһшәтле утны да су сүндерә. Ә менә ут-суларны кичкән ир-егетнең йөрәген хатын-кыз елмаюы гына эретә аладыр. Ике каен янәшә үссә, яфраклары гел шаулаша. Ике чибәр бергә килсә, сандугачлар кебек сайраша. Сезгә гомер буе сандугачтай сайрашып, күгәрчендәй гөрләшеп, бер-берегезне куандырып, бер-берегезгә көн дә бәхет, елмаю бүләк итеп, гомер кичерергә язсын. Әйләнә кояш, һай, әйләнә. Тукталмасын сезнең кояш та. Никахыгыз имин булсын, җанда булган хис-тойгылар сүрелмәсен. Хәерле юл сезгә! |
Бүген берегез кояш, икенчегез ай кебек. Бүген – ике яшьлекнең таңнары кушылган, җаннары берләшкән көн. Вакытында табышкансыз, вакытында кавышкансыз, Шул никахны күз алмасы кебек саклагыз, Туйда яуган теләкләрне аклагыз. Бәхетегез сүнмәсен, мәхәббәтегез сүрелмәсен, Авырлыклар сындырмасын, Балалардан өегез тын тырмасын. Пар канатлы булып гомер кичерегез. |
Кияү белән кәләш! Сезне олы тормыш юлындагы беренче уртак адымнарыгыз белән котлыйбыз! Бәхетле, тату тормыш, гомерлек мәхәббәт телибез! Беркайчан да онытмагыз, кешенең чын, олы бәхете – тырыш, намуслы хезмәттә һәм гаилә иминлегендә. Тормыш юлы шома гына бармас, төрле каршылыклар да очрар. Беркайчан да җиңел юллар эзләмәгез. Олыларны хөрмәт итеп, алар белән киңәшләшеп, дусларыгыз белән бер-берегезгә булышып, бәхетегезне үз кулларыгыз белән төзегез! Шулай булганда гына сез аның чын ямен күрерсез, кадерен белерсез. Балаларыгызга да бу хакыйкатьне кечкенәдән аңлатып үстерегез! Гомер юлыгыз озын булсын! Бу юлны кулга-кул тотынышып, бер-берегезгә ышанычлы булып үтегез! |
Зарыгып көткән туй көнегез килде, Бар дөньяны гөлгә, нурга күмде. Пар балдаклар балкый бәхет юрап, Барыбыз да сокланабыз сезгә карап! |
Әби-бабайлардан калган Иң изге күркәм йола – Никахтан соң егет һәм кыз Ир белән хатын була. Күктә укылмаса никах, Кушылмас һичбер йөрәк. Никах кануннарын үтәп, Гомер итәргә кирәк. Язмышлардан юктыр узмыш, Никах булсын гомерле. Ходай бүләк итеп бирә Һәр кешегә гомерне. |
Котлы булсын никах туегыз, Уртак булсын сезнең уегыз. Бәхет чишмәләре мул аксын, Фәрештәләр сезне сакласын! Вәгъдәләрне аклап килегез, Бер-берегезне хөрмәт итегез. Арагызга кертми ятларны, Алтын туйга кадәр җитегез! Өйне ямьләндереп, яңгыратып, Тәгәрәшеп үссен нәниләр! Оныкларын сөеп, "җимешләрем” диеп, Шатлансыннар әти-әниләр. |
Хаталандык без икебездә, Аңлыйм моны тик мин генә. Сиңа аңларга моны, Чын гашыйк булу кирәк. |
Гайбәт сүзе ишек ачып Кермәсен өегезгә. Бетмәс ачу-үпкәләрне, Белмәгез икегез дә. |
Арагыздан җил дә үткәрмичә, Сер бирмичә һич тә ятларга, Мәңге тугры булып калыгыз сез Биргән вәгъдәләргә, антларга. Шуңа күрә икегезнең Нур чәчә йөзләрегез. Сокланып каравыгыздан Тимәсен күзләребез. Туй гөрләгән чакта, бүген шулай, Изге теләкләрне юллыйбыз. Матур җырлар сезгә багышлыйбыз, Матур киләчәктә генә уебыз. |
Яшәгез сез пар булып, Икегез бер җан булып, Күршеләргә үрнәк гаилә, Дуслар өчен дан булып. Кавыштыгыз яшьлек иртәсендә, Иңне иңгә куеп, аңлашып. Ерактагы картлык көнегезгә Барып җитегез сез парлашып. |