Төп » Мәкаләләр » Туган көн » 18 яшь белән котлау

Категориядәге материаллар: 4
Күрсәтелгән материаллар: 1-4

Араларга: Көне буенча · Исеме буенча · Дәрәҗәсе буенча · Фикерләр буенча · Караулар буенча
Туган конен котлы булсын синен
Минем телэк бары шул гына
Бу кон синен якты килэчэген 
Булып калсын гомер-гомергэ
Синен буген гомер бэйрэменэ 
Жыелдылар дуслар,туганнар.
Бэхет-шатлык юлдаш булсын сина,
Алда эле синен яшэр коннэр.
Шулай матур,колэч йозле булып,
Син кал шулай гомер-гомергэ.
18 яшь тормыш башы булып ,
Кереп калган кеше кунеленэ.
Туган конен котлы булсын дустым!!!
  Язучы: |

Караулар: 1481 | Фикерләр (0) | 12.04.2013

Бүген сиңа 18 яшь. Балигъ булып, тормышның ыгы-зыгылы, аклы-каралы, шатлыклы һәм бер үк вакытта мәшәкатьле дә юлына чыгып бастың. Аның һәр мизгеле җаваплы да, рәхәт тә, авыр да, күңелле дә.

Шушы шатлыклы, куанычлы көнеңдә сиңа язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телим!

Сөйкемле … туташ! Сиңа карап дулкынланган Күгәрченнәр гөр килә. Берсе елый, берсе җырлый: «18 яшь бер килә… Канатлары каурыйланган -Туган оя тар булыр. Тиздән очар бу чибәркәй,

Кемгә насыйп яр булыр?». Күгәрченнәр Сине күреп Хисләнәләр-гүлиләр. Сиңа бәхет, яхшы кияү, Озын гомер телиләр! Без дә кушылабыз!!
  Язучы: tatar-kotlau.tk |

Караулар: 866 | Фикерләр (0) | 27.11.2012

Сине Ай янында Зөһрә йолдыз сыман балкып торган 18 яшең белән котлыйм!

Кызарып баеган кояшның балкуы, йолдызларның сихри җемелдәве матур, әмма кеше гомеренең яшьлек таңына ни җитә! Мин сиңа тормыш юлында көч түкмичә җиңел бирелә торган бәхет теләмим. Юлың катлаулы да, сикәлтәле дә булсын, алай яшәве мәгънәлерәк, рәхәтрәк. Син, шуңардан тәм, ләззәт табып, алга омтыл. Мәхәббәтең су өстендәге ак төнбоектай чәчкә атсын, бәхетеңнең якты бизәкләре күңелеңә энҗе-мәрҗән булып ятсын, сөяргә-сөелергә Ходай насыйп итсен, хыялларың тормышка ашсын!
  Язучы: tatar-kotlau.tk |

Караулар: 1197 | Фикерләр (0) | 27.11.2012

Йөрәгемнән ташып чыккан хисләр,
таң җилләре аша, 18 яшең тулган көндә сиңа
котлау булып барып ирешсен!
Әгәр дә син ай нурлары булып кичтән килсәң,
кояш булып иртән көлсәң,
яшьлегеңнең таңнарында ташкын булып агармын,
бәгыреңә тамчы-тамчы булып тамармын.
Кояшларга менеп китсәң,
мәхәббәтле күзләреңне күрер өчен,
кояштан да табармын.
Яшьлегең күмелсен гөлләргә.
Изге ниятләрем, изге теләкләрем белән, бу мин әле —
дустың __________________ .
  Язучы: tatar-kotlau.tk |

Караулар: 748 | Фикерләр (0) | 27.11.2012