Төп » Мәкаләләр » Котлаулар

Бүлектәге материаллар: 115
Күрсәтелгән материаллар: 11-20
Битләр: « 1 2 3 4 ... 11 12 »

Ирмен дигән егет кулларында,
Былбыл кошлар сайратыр!
Булдыксызлар, адым саен,
Хаксызга зар елатыр.

Асыл егет беркайчан да
Серен ачмас ятларга,
Җан дустына бәлә килсә,
Атлыгыр ул якларга.

Ир-егеткәй йөрәгендә
«Иярләнгән ат «ятар,
Дошманына сүз катса да,
Бары тик хакны катар (әйтер)!

Ир солтаны беркайчан да
Олтан булмас ятларга,
Көчсезләрне рәнҗетмәс ул
Кирәк чакта, яклар да!

  Язучы: |

Караулар: 563 | Фикерләр (0) | 16.02.2016

Ир-ат шунда ир-ат була
Хезмәткә барып кайтса
Хөкүмәт итеген киеп
Кулына мылтык тотса

Солдатка китсә балалар
Озата Туган җире
Бурычларын үтәп алар
Исән кайтсыннар кире

Кемдер бүген шенель киеп
Басып торадыр сакта
Дошман һөҗүм итмәсен дип
Һәр вакыт алгы сафта

Булсын көткән дөнья тыныч
Табынмабыз ятларга
Без ир-атларга ышаныч
Туган Илне сакларга

Егет хезмәт итеп кайтса
Эләр чөйгә шенелен
Әгәр инде Ил чакырса
Киеп алыр иң элек

Котлыйм бүген егетләрне
Кем бурычын үтәгән
Кем аклаган өметләрне
Качып читкә китмәгән

  Язучы: Рафит Бикташев |

Караулар: 557 | Фикерләр (0) | 16.02.2016

Яшьлекнең иң матур чакларында
Армияга китә сөйгәннәр
Ул чакларда зарыгып елаулар
Хатлар көтеп янып-көйгәннәр

Бәлки нәкъ шул чаклар өйрәткәндер
Мәхәббәтнең кадерен белергә
Керсез чаклар, саф күңелле чаклар
Өйрәткәндер өзелеп сөяргә

Озатуга яшьләр җыелабыз
Армияга китә сөйгән яр
Күзләр күзне эзли тик ерактан
Оялып кына кочаклый куллар

-Көтәрсеңме дигән ул сорауга
Ничек кенә җавап бирәсе
Кемнәр көтеп ала, ә кемнәрнең
Алмашына тормыш иртәсе

Ул чакларда егет асыллары
Хезмәт итеп кайтса хезмәтен
Кызлар күзлегендә иң батыры
Биегендә алар хөрмәтнең

Кызлар сөя кыю егетләрне
Ут-ялкыннар чәчеп торганны
Армия сафында булганнарны
Бар яклап та батыр булганны

Заман белән доньясы үзгәрә
Ул вакытлар калган еракта
Армиядан күпләр кача хәзер
Сөйгәннәр дә калмый елап та.

  Язучы: Алия Султан |

Караулар: 548 | Фикерләр (0) | 16.02.2016

Бәйрәм итә ир-егетләр,
Аларның зур бәйрәме.
Ирләр — безнен көчле терәк,
Гайләбезнең бар яме.

Бәйрәм белән ир-егетләр,
Тик изге бүләкләрем!
Чын күңелдән сезгә булсын
Миннән саф теләкләрем.

Бәхет булсын йортыгызда!
Тыныч булсын күгебез!
Исәнлектә һәм саулыкта,
Үтсен һәрбер көнегез!

Көтеп торсын өегездә,
Сезне иң-иң якыннар.
Гайләгезгә һич кайчан да
Кермәсеннәр салкыннар.

Мәхәббәтле һәм шатлыклы
Бәйрәмең котлы булсын!
Бүләкләрдән,теләкләрдән
Күңелеңә нур тулсын!

  Язучы: Гульфия Гизатова |

Караулар: 560 | Фикерләр (0) | 16.02.2016

Ирләр көне җитеп килә,
Бүләк сайлый хатын-кыз,
Сайламый алар кыйммәтен
Бүләкләре бик очсыз.

Тырышып кына сайлыйлар
Елдагыча — оекбаш,
Эчке кием, кырынгычлар,
Уйлап өлгерсен тик баш.

Ирләребез шат шуңа да
Алар көтми зур бүләк,
Әледән үк баш ваталар,
Ничек бетәрбез түләп?

Күпме кирәк күңел өчен,
Көләч йөзе дә бүләк,
Бәйрәм кайгысы юк анда
Торасы да юк сөйләп.

Ирләр бәйрәме эзеннән
Көттермичә килә март,
Мартның 8-е зур бәйрәм,
Зур бүләк бирү — ул шарт!..

Әле дә сабыр ирләребез
Шуңа күңелләр бик шат,
Әлегә ирләр бәйрәме,
Бәйрәм булуы да шарт!

  Язучы: Найля Аюпова |

Караулар: 486 | Фикерләр (0) | 16.02.2016

Нигез ташын сала ирләр,
Ир көчендә — ил көче,
Ир — ир инде, ни дисәң дә,
Телләре түгел төче.

Ир-егет йортның терәге
Тала белмәс беләге,
Татулыктан тау күчерер
Ир! — дигәннең зирәге.

Бердәм дөнья корган ирнең
Аты булыр иярле,
Йортын тотар, тормыш отар,
Сөяр ул тик сөярне.

Яхшы ир үз илен мактый,
Чәчә, җыя уңышын,
Кыю эштә юлы уңай,
Арбасын кора кышын.

  Язучы: Найля Аюпова |

Караулар: 496 | Фикерләр (0) | 16.02.2016

Ир-егетләр, сезне котлап
Әйтәсе килә шуны:
Ватанны саклаган кебек,
Саклагыз хатын-кызны.
Сез саклаган, сез яклаган
Хатын-кыз ким-хур булмас.
Менә дигән уллар туар —
Ватан сакчысыз калмас.

  Язучы: Люция Аблеева |

Караулар: 486 | Фикерләр (0) | 16.02.2016

Ир-ат, диеп кемдер атаган бит
Аттай булган өчен ир-атны,
Җирен, суын, илен яклаган ул,
Борынгылар сүзе бик хаклы.

Ир-ат тире белән иген үскән,
Магърүр йортлар — ирләр кулыннан,
Үлән үсмәс җирдә шәһәр калкып,
Машиналар чаба юлыннан.

Ир-ат, диеп кемдер атаган бит,
Ат язмышы булган ирләрдә,
Ил терәге булып яуга киткән
Җилләр җитә алмас җирләргә.

Ир иңенә таяна хатын-кыз
Ир-ат белән генә ул горур,
Әти куенында үскән бала
Мин әтиле! — диеп төз торыр.

  Язучы: Найля Аюпова |

Караулар: 439 | Фикерләр (0) | 16.02.2016

Котлыйм сине 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән. Сиңа саулык-сәламәтлек белән тизрәк хезмәтеңне тәмамлап кайтуыңны телим. Кызарып баеган кояшның балкуы матур, әмма кеше гомеренең яшьлек таңына ни җитә? Мин сиңа тормыш юлыңда көч түкмичә бирелә торган бәхет телим. Юлың катлаулы да, сикәлтәле дә булсын – алай яшәве мәгънәлерәк, күңеллерәк. Син шулардан тәм, ләззәт тап һәм алга омтыл. Мәхәббәтең ак төнбоектан чәчкә атсын, бәхетең  якты бизәкләре, энҗе-мәрҗән булып күңелеңә ятсын. Сөяргә-сөелергә ходай насыйп итсен, хыялларың чынга ашсын. Иң изге теләкләр белән, […].

  Язучы: |

Караулар: 464 | Фикерләр (0) | 16.02.2016

Бармакларым ун булса да,
Йөрәгем ике түгел.
Йөрәгемә синнэн башка 
Беркем дә кирәк түгел!  

  Язучы: |

Караулар: 453 | Фикерләр (0) | 26.01.2016