Төп » Мәкаләләр » Котлаулар

Бүлектәге материаллар: 115
Күрсәтелгән материаллар: 51-60
Битләр: « 1 2 ... 4 5 6 7 8 ... 11 12 »

Әни пәрәмәч пешерә
Вак итеп, тәмле итеп:
Без табында чәй эчәбез
Бергәләп, тәмле итеп.

 
Мин дә булыштым әнигә
Пәрәмәчләр ясарга.
Үзең эшләгәч, тәмле ул –
Кирәк эшләп ашарга!
  Язучы: |

Караулар: 489 | Фикерләр (0) | 16.11.2013

Пөхтә итеп өйне җыям,
Гөлләремә су сибәм.
Курчакларымны йоклатам,
Еласалар, юатам.
Менә ничек тырышам,
Әниемә булышам.

 
Әнием белән кибеттән
Ипи-сөт алып кайтам.
Борчулы булса әнием,
Тынычлан, дип, юатам.
Менә ничек тырышам,
Әниемә булышам.
  Язучы: |

Караулар: 604 | Фикерләр (0) | 16.11.2013

Ял ит, әнием,
Ял ит тынычлап,
Төнеңне үткәр
Әйбәтләп йоклап.
Без булган чакта
Әле бик нәни,
Төн йокысын һич
Күрмәдең, әни.
Багышлап безгә
Бар өметеңне,
Имездең, әни,
Татлы сөтеңне.
Коендырдың син,
Киендердең син,
Безгә бәгъреңне
Өзеп бирдең син.
Биләүдән чыккач,
Тәпи йөрергә
Өйрәтеп, юллар
Күрсәттең безгә.
Тукайны укып,
Син ачтың телне,
Без синең белән
Яраттык илне.
Йоклаттың безне,
Уяттың безне,
Әлифба белән
Озаттың безне.
Вакыт таптың син
Әкият сөйләргә.
Өйрәттең безне
Хезмәт сөяргә.
Ышан, әнием,
Минем сүземә,
Тап төшермәбез
Нурлы йөзеңә.
  Язучы: |

Караулар: 625 | Фикерләр (0) | 16.11.2013

Кем тегә матур күлмәкләр,
Кем ясый асыл бизәкләр,
Кем тәмле ашлар пешерә,
Гел сине искә төшерә?

 
Кая барсаң, күз алдыңда,
Һәрчак күңелеңдә яши?
Ул – безнең иң якын кеше,
Ул, белегез, безнең әни.
  Язучы: |

Караулар: 465 | Фикерләр (0) | 16.11.2013

Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.

 
Тыңлап бишек моңнарыңны,
Елавым басылган бит.
Телем дә минем иң әүвәл
"Әннә” дип ачылган бит.
  Язучы: |

Караулар: 488 | Фикерләр (0) | 16.11.2013

Җирдә миңа ни кирәк?
Әти дә әни кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Без яшәгән өй кирәк!
Әти дә әни кирәк!
Без яшәгән өй кирәк!

 
Җирдә миңа ни кирәк?
Әллүкиле көй кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Тукай туган тел кирәк!
Әллүкиле көй кирәк!
Тукай туган тел кирәк!

 
Җирдә миңа ни кирәк?
Туган-үскән ил кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Мәңге имин Җир кирәк!
Туган-үскән ил кирәк!
Мәңге имин Җир кирәк!
  Язучы: |

Караулар: 464 | Фикерләр (0) | 16.11.2013

Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк!

 
Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк!

 
Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк!

 
Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә —
Әни, димәк!
  Язучы: |

Караулар: 611 | Фикерләр (0) | 16.11.2013

"Әни” диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз!
Һич ярамый
"Әни” сүзен таптарга.
  Язучы: |

Караулар: 492 | Фикерләр (0) | 16.11.2013

Җиңел түгел аның хезмәте,
Зарлана ул ләкин бик сирәк.
Һәр эштә шул сукмак салучы,
Иң түземле кешеләр кирәк.
Без "дан!” дибез алдынгыларга,
Тәбриклибез сирәк булса да.
Авыр, тыйнак, гүзәл шул эштә
Янып йөргән якын дусларга
  Язучы: |

Караулар: 533 | Фикерләр (0) | 03.10.2013

Очратам да Сезне балачакның
Баллы хыялларын хәтерлим
Йөзегезгә сарган бу сырларда
Минем өлешем дә бардыр дим.
  Язучы: |

Караулар: 501 | Фикерләр (0) | 03.10.2013