Төп » Мәкаләләр » Котлаулар » Никах белән котлау

Әби-бабайлардан калган
Бастыру
Әби-бабайлардан калган
Иң изге күркәм йола – 
Никахтан соң егет һәм кыз
Ир белән хатын була.

Күктә укылмаса никах,
Кушылмас һичбер йөрәк. 
Никах кануннарын үтәп,
Гомер итәргә кирәк.

Язмышлардан юктыр узмыш,
Никах булсын гомерле.
Ходай бүләк итеп бирә
Һәр кешегә гомерне.

Сезнең никах көнегездә
Җирне каплады үлән.
Никахыгыз котлы булсын,
Яшәгез шатлык белән.

Хәзрәт никах укыганда
Рәхмәтен салсын Аллаһ.
Лә-илләһе иллял-лаһ
Мөхәммәдер-рәсүлүл-лаһ!
Караулар: 807 | Дәрәҗә: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Сакларга ВКда
0