Төп » Мәкаләләр » Котлаулар

Бүлектәге материаллар: 115
Күрсәтелгән материаллар: 31-40
Битләр: « 1 2 3 4 5 6 ... 11 12 »

Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк!

Алга таба>>>

 

  Язучы: |

Караулар: 550 | Фикерләр (0) | 23.11.2015

 

“Әни” диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз!
Һич ярамый
“Әни” сүзен таптарга.

  Язучы: З.Туфайлова |

Караулар: 477 | Фикерләр (0) | 23.11.2015

Кем уяткан Ләйләне? (С.Сөләйманова)

 

Иртүк торып битен юган,
Кем уяткан Ләйләне?
Уятмаган, үзе торган —
Бүген әни бәйрәме.

Алга таба>>>

  Язучы: |

Караулар: 518 | Фикерләр (0) | 23.11.2015

Зурлар төркеме

 

Алып баручы 1. Хәерле кич, хөрмәтле әниләр!  Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.

Алып баручы 2.  Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.


Алып баручы 1.  Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

Алып баручы 2. Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык….

Алып баручы 1.  Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнен балаларыгыз!

 

Балалар кереп, тезелеп басалар. (Балаларнын фотолары белән презентация куела)

Балалар шигырь сөйлиләр.

 

 

1.Әнием – син минем бердәнберем,

Мин сине бик тә яратам.

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларым таратам.

 

Алга таба>>>

  Язучы: |

Караулар: 1562 | Фикерләр (0) | 23.11.2015

 1) “Белем бәйрәме” 1 сентябрь бәйрәменә багышланган сценарий.  2014 – 2015 уку елы

 

                      

                                                    Катнашалар:

                                                 Сарык –

                                                 Кәҗә -

                                                 Шүрәле –

                                                 Укучылар –

 

                                                 1 класска баручы укучылар.

 

(Музыка яңгырый)
Алга таба>>>

  Язучы: tatarkotlau.ru |

Караулар: 4541 | Фикерләр (0) | 26.08.2014

Кояш көлә, мин елмаям,
8 март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
Кайсын юам, кайсын җыям,
Чиста булсын, ак булсын
Әниләрнең күңеледәй
Бөтен нәрсә пакъ булсын.
Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,
Бар дөнья көлеп торсын
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын
Әти дә көлеп торсын!
  Язучы: |

Караулар: 975 | Фикерләр (0) | 05.03.2014

Март аенда, кар өстендә,
кояш нурлар уята -
Яз килэ каршы алыгыз -
Дигән хәбәр тарата.
Без беләбез, җылы язның
Иң беренче бәйрәме -
Әниләр, әби-апалар
Хатын кызлар бәйрәме!
  Язучы: |

Караулар: 830 | Фикерләр (0) | 05.03.2014

8  март
Әни бәйрәме.
Бүләк итәрмен 
Чәчәк бәйләме.

Ничек табарга
кайда чәчәк бар?
Кая карама-
Каплаган ак кар.

Әнигә шигырь
Бирдем бүләккә.
«Гомергә»,-ди ул,-
калыр йөрәктә!
  Язучы: |

Караулар: 733 | Фикерләр (0) | 05.03.2014

Тузаннарны сөртеп чыктым
Коедан су китердем
Әни эштән кайтуына
Бөтен эшне бетердем.
Булмәләрне жыештырдым,
бар җир ялт итсен әле,
Үзенең бәйрәмендә бер,
Әни ял итсен әле!
  Язучы: |

Караулар: 646 | Фикерләр (0) | 05.03.2014

Көннең яктылыгы кояшта,
күкнең матурлыгы йолдызларда,
җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.
Сине шул җир йөзен бизәген
халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклим!
Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек,
рәхәтлек, җанга ял алып килә.
Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын,
табигатьнең самимилеген өстәп, 
күңелеңә шатлык, тәнеңә сихәтлек, 
өеңә иминлек алып килсен.
  Язучы: |

Караулар: 726 | Фикерләр (0) | 05.03.2014