Төп » Мәкаләләр » Котлаулар » Әниләр көне белән котлау |
Ял ит, әнием! (М.Садри)
Ял ит, әнием, Ял ит тынычлап, Төнеңне үткәр Әйбәтләп йоклап. Без булган чакта Әле бик нәни, Төн йокысын һич Күрмәдең, әни. Багышлап безгә Бар өметеңне, Имездең, әни, Татлы сөтеңне. Коендырдың син, Киендердең син, Безгә бәгъреңне Өзеп бирдең син. Биләүдән чыккач, Тәпи йөрергә Өйрәтеп, юллар Күрсәттең безгә. Тукайны укып, Син ачтың телне, Без синең белән Яраттык илне. Йоклаттың безне, Уяттың безне, Әлифба белән Озаттың безне. Вакыт таптың син Әкият сөйләргә. Өйрәттең безне Хезмәт сөяргә. Ышан, әнием, Минем сүземә, Тап төшермәбез Нурлы йөзеңә. | |
Караулар: 627 | Дәрәҗә: 5.0/1 |
Барлык фикерләр: 0 | |