Төп » Мәкаләләр » Котлаулар |
Бүлектәге материаллар: 115 Күрсәтелгән материаллар: 41-50 |
Битләр: « 1 2 3 4 5 6 7 ... 11 12 » |
Барлык Әниләребезне, tatarkotlau.ru сайты тәбрик итә. Барлык әниләргә тазалык, саулык, әшләрендә уңышлар , балаларының игелеген күрүен телибез!!! |
Әниләр көне якынлашу сәбәпле, безнең сөйгән әниләребезгә багышланган ведороликларны tatarkotlau.ru сайты тәкъдим итә. Бәлки бу видеороликларны кургәнегез дә бардыр, ләкин тагын бер карагыз һәм тагын бер күз алдыгызга китерегез "АНА" нинди данлыклы һәм дәрәҗәле сүз. Әниләрегезне яратыгыз һәм саклагыз! Алар безнең берәү генә! Үзегезнең яраткан әниләрегезне котларга онытмагыз 24 ноябрь 2013 ел, яки һәр елның көзенең соңгы атнасында була бу Бөек бәйрәм. Бу Бәйрәмне минем уйлавымча Җиңү бәйрәме белән бер дәрәҗәдә, шуның кадәр яки күбрәк колач җәеп үткәрелүен теләр идем.Бу Бәйрәмдә Әниләрегезгә күбрәк игьтибар күрсәтегез. Бу Бәйрәмдә генә түгел, ә гомер буе Аналарыгызны Яратып, аларны Саклап, аларга ярдәм итеп яшәгез. Алар бит сездән кеше ясаганнар, сезгә белем биргәннәр, үзләре начар киенсә киенә, ач булса булалар, ләкин үз балаларын алар беркайчан да ач яки киемсез калдырмыйлар.Гел улым яки кызым ач булмасын, башкалардан ким булмасын, белемле һәм тәртипле булсыннар дип тырышалар. Барлык гомерләрен уз балалрына багышлыйлар. Шушы сүзләр белән минем менә нәрсә әйтеп китәсем килә: Аналарыгыз сездән кеше ясаганнар һәм менә сез дә аларга мәрхәмәтле булыгыз аларны хөрмәт итегез, яратыгыз, саклагыз, аларны кешелексезлек дөньясына калдырмагыз!!! |
Иртүк торып битен юган, Кем уяткан Ләйләне? Уятмаган, үзе торган — Бүген әни бәйрәме. Пәрдәләрне ачып куйды, Көн кояшлы, көн ямьле! Якты булсын, балкып торсын — Бүген әни бәйрәме. Өстәл өстен кат-кат сөртте, Җәйде ап-ак җәймәне. Чиста булсын, пөхтә булсын Бүген әни бәйрәме. Күмәкләшеп без дә, дуслар, Җырлап алыйк, әйдә әле: Котлы булсын! Гөрләп торсын Әниләрнең бәйрәме! |
Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Синең өc-баш киемнәрең урындыкка пөхтәләп җыеп куелган. Сиңа рәхәт-рәхәт. Син шул вакытта үзең дә сизмәстән «әни» дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер «әни» дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе ташлары кебек ялтырап китте. Нигә? Чөнки «әни» дигән сүз белән аңа бу иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды. Тормыш синең телең аркылы шулай үзенең иң бөек юлдашын, армас-талмас хезмәтчесен котлады. Әни. Нинди зур сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә! |
И бала! Әнкәң сине Ярата, сөя, бәбкәм бу, ди, И ике күзем нуры, Җаным бу, ди, чәчкәм бу, ди. Тәрбия кылды сине ул. Син үзең белми идең, Күп вакыт елый идең, Йоклый идең, көлми идең. Син еларга башласаң, Чү-чү, балам, чү-чү, дигән, Тирбәтеп, көйләп кенә, Әллү дигән, бәллү дигән. Йокыларын калдырып, Синең өчен караңгы төн Әллә ничә уянып, Биргән сиңа күкрәк сөтен. |
Чәйне мин үзем генә дә Пешереп эчә беләм. Тик нигәдер чәй икенче, Тәмлерәк әни белән. Җәен җиләккә барганда, Әни булса яныңда, Рәхәтлекнең чиге булмый Тәбигать кочагында. Әни урынны җәйдеме, Керә тәмле төш кенә. Шушы кызыклы хәлләрнең Кем серенә төшенә? |
Әниемә эш күп өйдә – Мин шуңа да булышам. Менә әле дә мин аңа Чынаяклар юышам. Булышам шул, юышам шул, Мин бит инде булышчы. Уф, арыдым ! һаман бетми ! Әнием , кил, булышчы ! |
Өй эшләре бигрәк тә күп, Һич кенә юк буш чагым. Чү! Кычкырып сөйләшмәгез, Йоклаганда курчагым. Ә мин кибеткә барырмын, Идәнне дә юармын. Әниемнең кайтуына Чәй кайнатып куярмын. Йорт эшләрен бетерүгә, Курчагым да уяныр. "Минем кызым уңган”,- диеп Әнием дә куаныр. |
Әнием минем матур, күзләре якты, көләч. Шундый күңелле була, ул өйгә кайтып кергәч. Мин елышам әнигә, әни миңа елыша. Битләре аның кайнар, ә куллары йоп-йомшак. Конфет та кирәк түгел, кирәк түгел курчак та, Чөнки мин әниемне алдым инде кочаклап. |
Алмазга Азат кирәк, Азатка Алмаз кирәк. Муенга атландырганда Әти дә аз-маз кирәк. Җәен кунакка барганда Әби-бабайлар кирәк. Рәхәтлэнеп уйнарга Күрше малайлар кирәк. Иң кирәкләрнең кирәге Әниебез бигрәк. Нигә икәнен санарга Бармаклар бик күп кирәк. Йоклатканда да кирәк Юатканда да кирәк. Иртәләрен иркәләп Уятканда да кирәк. Һәммәсенә әни кирәк. Ә әнигә кем кирәк? Әниләргә без кирәк, Якты, аяз көн кирәк. |