Төп » Мәкаләләр » Котлаулар » Туй белән котлау |
Табышкансыз
Табышкансыз, теләп кавышкансыз Пар булгансыз икән икегез. Бер-берегезгә гомерлек яр булып Матур, тату гомер итегез. Озатабыз сезне олы юлга, Озын юлга, гомер юлына. Уйны уйга, кулны кулга бәйләп, Йөрәк белән бергэ булырга. Курыкмагыз дошман сүзләреннән Алардан сез өстен булыгыз. Тел алырга килгэн дусларны да Бусагадан ерак куыгыз. Бар да булыр гомер иткән чакта Давылларга каршы торыгыз. Бер-берегезгә кайчак юл куегыз Кирэк чакта сабыр булыгыз. Шалтырамый тормый табак-савыт, Шулай диләр халык телендә. Шалтырасын, әмма ватылмасын Бу бөтенлек яшьләр өендә. | |
![]() | |
Караулар: 738 | Дәрәҗә: 5.0/1 |
Барлык фикерләр: 0 | |