Төп » Мәкаләләр » Котлаулар » Туй белән котлау |
Олы юлга сез чыгасыз бүген
Олы юлга сез чыгасыз бүген Бергә кушып ике йөрәкне. Юл алдыннан әйтеп карыйк әле Чын күңелдән изге теләкне. Бал-май кебек татлы, затлы сүзләр Кызганмасын тәмле телегез. Ике булып сез үскәнсез, инде Икегез бер була белегез. Уйнап-көлеп яңа юлга сезне Озатабыз туйда бүгенге. Авыр чакта таянычың булса, Тормыш ямьле, яшәү күңелле. Хыялларыгызга нигез булсын Безнең теләкләр дә - бер өлеш. Без татулык телик сезгә бүген, Бәхет йорты төзү – сезнең эш! Икегезгә тиң мәхәббәт сезне Хыял күкләренә күтәргән... Теләк җитә юлга чыгар өчен, Терәк кирәк юлны үтәргә! | |
![]() | |
Караулар: 725 | Дәрәҗә: 5.0/1 |
Барлык фикерләр: 0 | |