Төп » Мәкаләләр » Котлаулар » Туй белән котлау

Сез пар килгән, мин килдем
Бастыру
Сез пар килгән, мин килдем
Котлы булсын туегыз.
Тормыш туйдан гына тормый,
Уртак булсын уегыз.

Кайгыны да шатлыкны да
Бергә-бергә бүлегез
Бу дөньяда гөлләр күркәм
Өзелмәсен гөлегез.

Без телибез сезгә тагын
Бәхетнең мул өлешен.
Булгач булсын гөлегезнең
Бер биш -алты җимеше.
Язучы: tatarkotlau.ru
Караулар: 542 | Дәрәҗә: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0