Төп » Мәкаләләр » Котлаулар » Әниләр көне белән котлау |
Кем уяткан Ләйләне? (С.Сөләйманова)
Иртүк торып битен юган, Кем уяткан Ләйләне? Уятмаган, үзе торган — Бүген әни бәйрәме. Пәрдәләрне ачып куйды, Көн кояшлы, көн ямьле! Якты булсын, балкып торсын — Бүген әни бәйрәме. Өстәл өстен кат-кат сөртте, Җәйде ап-ак җәймәне. Чиста булсын, пөхтә булсын Бүген әни бәйрәме. Күмәкләшеп без дә, дуслар, Җырлап алыйк, әйдә әле: Котлы булсын! Гөрләп торсын Әниләрнең бәйрәме! | |
Караулар: 661 | Дәрәҗә: 5.0/1 |
Барлык фикерләр: 0 | |