Төп » Мәкаләләр » Котлаулар » Туй белән котлау

Категориядәге материаллар: 33
Күрсәтелгән материаллар: 21-30
Битләр: « 1 2 3 4 »

Араларга: Көне буенча · Исеме буенча · Дәрәҗәсе буенча · Фикерләр буенча · Караулар буенча
Кияү кәләш идегез,
Ир дә хатын булдгыз.
Инде хәзер шушы хәлдә
Йөзгә кадәр торыгыз.
Үзегез күп ул-кызларга
Ата-ана булыгыз.

  Язучы: tatar-kotlau.tk |

Караулар: 467 | Фикерләр (0) | 19.12.2012

Бүгеннән башлап - гаилә,
Пар канат, пар сандугач!
Бишек җырлары сайрарсыз
Балаларыгыз тугач...

 Ходай сезне тиң яраткан,
Бер-берегезгә караткан,
Сезгә бүген дөнья да тар,
Сез - җиһанда иң гүзәл пар!
  Язучы: tatar-kotlau.tk |

Караулар: 506 | Фикерләр (0) | 19.12.2012

Бигрәкләр пар килгәнсез,
Сокланмый мөмкин түгел!
Мәхәббәтегез нурыннан
Яктыра безнең күңел!
  Язучы: tatar-kotlau.tk |

Караулар: 496 | Фикерләр (0) | 19.12.2012

Яшьлегегез матур чәчәк атсын,
Бер теләктә хэзер икегез.
Олы никах көнегез белән
Тәбрикләргә рөхсәт итегез.
Тормыш дигән нәрсә тын күл түгел,
Давыллар да куба, җилләр дә.
Һәрвакытта тормыш авырлыгын
Күтәрегез бергә иңнәрдә.
  Язучы: tatar-kotlau.tk |

Караулар: 504 | Фикерләр (0) | 16.12.2012

Арагыздан җил дә үткәрмичә,
Сер бирмичә һич тә ятларга,
Мәңге тугры булып калыгыз сез
Биргән вәгъдәләргә, антларга.
Шуңа күрә икегезнең
Нур чәчә йөзләрегез.
Сокланып каравыгыздан
Тимәсен күзләребез.
Туй гөрләгән чакта, бүген шулай,
Изге теләкләрне юллыйбыз.
Матур җырлар сезгә багышлыйбыз,
Матур киләчәктә генә уебыз.

  Язучы: tatar-kotlau.tk |

Караулар: 814 | Фикерләр (0) | 16.12.2012

Тәбрик итәм кавышу көне белән,
Котлы булсын туегыз.
Озын гомер, сүнмәс бәхет белән,
Яңа матур тормыш корыгыз.
Матур булсын алгы көнегез,
Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.
Һәркем тормыш юлыгызны
Аяз күккә карап тиңләсен.
Теләгем шул: тормыш юлыгызда
Бер-берегезгә терәк булыгыз.
Матур кызлар, батыр уллар үссен,
Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.
  Язучы: tatar-kotlau.tk |

Караулар: 470 | Фикерләр (0) | 16.12.2012

Табышкансыз, теләп кавышкансыз
Пар булгансыз икән икегез.
Бер-берегезгә гомерлек яр булып
Матур, тату гомер итегез.

Озатабыз сезне олы юлга,
Озын юлга, гомер юлына.
Уйны уйга, кулны кулга бәйләп,
Йөрәк белән бергэ булырга.
 
Курыкмагыз дошман сүзләреннән
Алардан сез өстен булыгыз.
Тел алырга килгэн дусларны да
Бусагадан ерак куыгыз.
                   алга таба>>>
  Язучы: tatar-kotlau.tk |

Караулар: 738 | Фикерләр (0) | 16.12.2012

Яшьлек гомере ул умырзая,
Ә туй аның соңгы бүләге.
Умырзая шиңсә, терелми бит,
Икегез дә шуны беләме?
Тормышның бит төрле юллары бар,
Кайчагында сизми каласың.
Язмыш түгел, артык җиңел уйлау,
Адаштыра адәм баласын.
Без телибез сезгә чын күңелдән,
Аерылмасын тормыш юлыгыз.
Гомер сукмагыннан узган чакта,
Адашмагыз, зирәк булыгыз.
  Язучы: tatar-kotlau.tk |

Караулар: 468 | Фикерләр (0) | 16.12.2012

Сез пар килгән, мин килдем
Котлы булсын туегыз.
Тормыш туйдан гына тормый,
Уртак булсын уегыз.

Кайгыны да шатлыкны да
Бергә-бергә бүлегез
Бу дөньяда гөлләр күркәм
Өзелмәсен гөлегез.
                   алга таба>>>
  Язучы: tatar-kotlau.tk |

Караулар: 542 | Фикерләр (0) | 16.12.2012

Олы юлга сез чыгасыз бүген
Бергә кушып ике йөрәкне.
Юл алдыннан әйтеп карыйк әле
Чын күңелдән изге теләкне.
 
Бал-май кебек татлы, затлы сүзләр
Кызганмасын тәмле телегез.
Ике булып сез үскәнсез, инде
Икегез бер була белегез.
 
Уйнап-көлеп яңа юлга сезне
Озатабыз туйда бүгенге.
Авыр чакта таянычың булса,
Тормыш ямьле, яшәү күңелле.
                                  алга таба >>>
  Язучы: tatar-kotlau.tk |

Караулар: 724 | Фикерләр (0) | 16.12.2012