Төп » Мәкаләләр » Котлаулар » Туй белән котлау |
Категориядәге материаллар: 33 Күрсәтелгән материаллар: 11-20 |
Битләр: « 1 2 3 4 » |
Араларга: Көне буенча · Исеме буенча · Дәрәҗәсе буенча · Фикерләр буенча · Караулар буенча
Хаталандык без икебездә, Аңлыйм моны тик мин генә. Сиңа аңларга моны, Чын гашыйк булу кирәк. |
Гайбәт сүзе ишек ачып Кермәсен өегезгә. Бетмәс ачу-үпкәләрне, Белмәгез икегез дә. |
Арагыздан җил дә үткәрмичә, Сер бирмичә һич тә ятларга, Мәңге тугры булып калыгыз сез Биргән вәгъдәләргә, антларга. Шуңа күрә икегезнең Нур чәчә йөзләрегез. Сокланып каравыгыздан Тимәсен күзләребез. Туй гөрләгән чакта, бүген шулай, Изге теләкләрне юллыйбыз. Матур җырлар сезгә багышлыйбыз, Матур киләчәктә генә уебыз. |
Яшәгез сез пар булып, Икегез бер җан булып, Күршеләргә үрнәк гаилә, Дуслар өчен дан булып. Кавыштыгыз яшьлек иртәсендә, Иңне иңгә куеп, аңлашып. Ерактагы картлык көнегезгә Барып җитегез сез парлашып. |
Яшьлек гомере ул умырзая, Ә туй аның соңгы бүләге. Умырзая шиңсә, терелми бит, Икегез дә шуны беләме? Тормышның бит төрле юллары бар, Кайчагында сизми каласың. Язмыш түгел, артык җиңел уйлау, Адаштыра адәм баласын. Без телибез сезгә чын күңелдән, Аерылмасын тормыш юлыгыз. Гомер сукмагыннан узган чакта, Адашмагыз, зирәк булыгыз. |
Кабул булсын сезнең теләгегез, Эшкә ашсын барлык уегыз. Шулай бергә-бергә, татулыкта Үтсен сезнең Алтын туегыз. Изге мәхәббәт хисләрен Вакламыйча саклагыз. Тормыш дигән олы юлдан Гел янәшә атлагыз. Бар гомерегез үтсен шатлык белән, Юлыгызга гөлләр сибелсен. Бүген безнең кайнар котлавыбыз Гомерлеккә шатлык китерсен. Уйнап-җырлап озатабыз сезне |
Яшь парларга бәхет яусын, Тигез гомер итсеннәр. Чөкердәшеп яши-яши, Алтын туйга җитсеннәр. Гомер буе икесе бер Сукмактан атласыннар. Бер-берсенә мәхәббәтне Үлгәнче сакласыннар. |
Зарыгып көткән туй көнегез килде, Бар дөньяны гөлгә, нурга күмде. Пар балдаклар балкый бәхет юрап, Барыбыз да сокланабыз сезгә карап! |
Котлы булсын туегыз, Безгә үрнәк булыгыз! Мәңге, мәңге бергә булсын Тормыштагы юлыгыз! |
Тәбрик итәбез сезне бу көн белән - Бер-берегезгә якын булыгыз! Озын гомер, сүнмәс бәхет белән Яңа матур тормыш корыгыз! |