Төп » Мәкаләләр » Котлаулар » Әниләр көне белән котлау

Категориядәге материаллар: 25
Күрсәтелгән материаллар: 11-20
Битләр: « 1 2 3 »

Араларга: Көне буенча · Исеме буенча · Дәрәҗәсе буенча · Фикерләр буенча · Караулар буенча
Чәйне мин үзем генә дә
Пешереп эчә беләм.
Тик нигәдер чәй икенче,
Тәмлерәк әни белән.

 
Җәен җиләккә барганда,
Әни булса яныңда,
Рәхәтлекнең чиге булмый
Тәбигать кочагында.

 
Әни урынны җәйдеме,
Керә тәмле төш кенә.
Шушы кызыклы хәлләрнең
Кем серенә төшенә?
  Язучы: |

Караулар: 486 | Фикерләр (0) | 16.11.2013

Әниемә эш күп өйдә –
Мин шуңа да булышам.
Менә әле дә мин аңа
Чынаяклар юышам.

 
Булышам шул, юышам шул,
Мин бит инде булышчы.
Уф, арыдым ! һаман бетми !
Әнием , кил, булышчы !

 
  Язучы: |

Караулар: 456 | Фикерләр (0) | 16.11.2013

Өй эшләре бигрәк тә күп,
Һич кенә юк буш чагым.
Чү! Кычкырып сөйләшмәгез,
Йоклаганда курчагым.

 
Ә мин кибеткә барырмын,
Идәнне дә юармын.
Әниемнең кайтуына
Чәй кайнатып куярмын.

 
Йорт эшләрен бетерүгә,
Курчагым да уяныр.
"Минем кызым уңган”,- диеп
Әнием дә куаныр.
  Язучы: |

Караулар: 467 | Фикерләр (0) | 16.11.2013

Әнием минем матур,
күзләре якты, көләч.
Шундый күңелле була,
ул өйгә кайтып кергәч.

 
Мин елышам әнигә,
әни миңа елыша.
Битләре аның кайнар,
ә куллары йоп-йомшак.

 
Конфет та кирәк түгел,
кирәк түгел курчак та,
Чөнки мин әниемне
алдым инде кочаклап.
  Язучы: |

Караулар: 445 | Фикерләр (0) | 16.11.2013

Алмазга Азат кирәк,
Азатка Алмаз кирәк.
Муенга атландырганда
Әти дә аз-маз кирәк.

 
Җәен кунакка барганда
Әби-бабайлар кирәк.
Рәхәтлэнеп уйнарга
Күрше малайлар кирәк.

 
Иң кирәкләрнең кирәге
Әниебез бигрәк.
Нигә икәнен санарга
Бармаклар бик күп кирәк.

 
Йоклатканда да кирәк
Юатканда да кирәк.
Иртәләрен иркәләп
Уятканда да кирәк.

 
Һәммәсенә әни кирәк.
Ә әнигә кем кирәк?
Әниләргә без кирәк,
Якты, аяз көн кирәк.
  Язучы: |

Караулар: 476 | Фикерләр (0) | 16.11.2013

Әни пәрәмәч пешерә
Вак итеп, тәмле итеп:
Без табында чәй эчәбез
Бергәләп, тәмле итеп.

 
Мин дә булыштым әнигә
Пәрәмәчләр ясарга.
Үзең эшләгәч, тәмле ул –
Кирәк эшләп ашарга!
  Язучы: |

Караулар: 488 | Фикерләр (0) | 16.11.2013

Пөхтә итеп өйне җыям,
Гөлләремә су сибәм.
Курчакларымны йоклатам,
Еласалар, юатам.
Менә ничек тырышам,
Әниемә булышам.

 
Әнием белән кибеттән
Ипи-сөт алып кайтам.
Борчулы булса әнием,
Тынычлан, дип, юатам.
Менә ничек тырышам,
Әниемә булышам.
  Язучы: |

Караулар: 603 | Фикерләр (0) | 16.11.2013

Ял ит, әнием,
Ял ит тынычлап,
Төнеңне үткәр
Әйбәтләп йоклап.
Без булган чакта
Әле бик нәни,
Төн йокысын һич
Күрмәдең, әни.
Багышлап безгә
Бар өметеңне,
Имездең, әни,
Татлы сөтеңне.
Коендырдың син,
Киендердең син,
Безгә бәгъреңне
Өзеп бирдең син.
Биләүдән чыккач,
Тәпи йөрергә
Өйрәтеп, юллар
Күрсәттең безгә.
Тукайны укып,
Син ачтың телне,
Без синең белән
Яраттык илне.
Йоклаттың безне,
Уяттың безне,
Әлифба белән
Озаттың безне.
Вакыт таптың син
Әкият сөйләргә.
Өйрәттең безне
Хезмәт сөяргә.
Ышан, әнием,
Минем сүземә,
Тап төшермәбез
Нурлы йөзеңә.
  Язучы: |

Караулар: 625 | Фикерләр (0) | 16.11.2013

Кем тегә матур күлмәкләр,
Кем ясый асыл бизәкләр,
Кем тәмле ашлар пешерә,
Гел сине искә төшерә?

 
Кая барсаң, күз алдыңда,
Һәрчак күңелеңдә яши?
Ул – безнең иң якын кеше,
Ул, белегез, безнең әни.
  Язучы: |

Караулар: 465 | Фикерләр (0) | 16.11.2013

Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.

 
Тыңлап бишек моңнарыңны,
Елавым басылган бит.
Телем дә минем иң әүвәл
"Әннә” дип ачылган бит.
  Язучы: |

Караулар: 488 | Фикерләр (0) | 16.11.2013

1-10 11-20 21-25