Төп » Мәкаләләр » Котлаулар » Әниләр көне белән котлау |
Категориядәге материаллар: 25 Күрсәтелгән материаллар: 21-25 |
Битләр: « 1 2 3 |
Араларга: Көне буенча · Исеме буенча · Дәрәҗәсе буенча · Фикерләр буенча · Караулар буенча
Җирдә миңа ни кирәк? Әти дә әни кирәк! Җирдә миңа ни кирәк? Без яшәгән өй кирәк! Әти дә әни кирәк! Без яшәгән өй кирәк! Җирдә миңа ни кирәк? Әллүкиле көй кирәк! Җирдә миңа ни кирәк? Тукай туган тел кирәк! Әллүкиле көй кирәк! Тукай туган тел кирәк! Җирдә миңа ни кирәк? Туган-үскән ил кирәк! Җирдә миңа ни кирәк? Мәңге имин Җир кирәк! Туган-үскән ил кирәк! Мәңге имин Җир кирәк! |
Көннәр якты булсын өчен, Йокы татлы булсын өчен Әни кирәк, әни кирәк. Йокы татлы булсын өчен Әни кирәк! Җил-яңгырдан саклар өчен, Усаллардан яклар өчен Әни кирәк, әни кирәк. Усаллардан яклар өчен Әни кирәк! Ашлар тәмле булсын өчен, Дөнья ямьле булсын өчен Әни кирәк, әни кирәк. Дөнья ямьле булсын өчен Әни кирәк! Гөлләр чәчәк атсын өчен, Бәхет-шатлык артсын өчен Әни кирәк, әни кирәк. Иң кадерле кеше җирдә — Әни, димәк! |
"Әни” диеп язып куйдым Яңа яуган ак карга. Таптамагыз! Һич ярамый "Әни” сүзен таптарга. |
Әнинең нинди кадерле, кеше тормышында әһәмиятле зат икәнен искәртеп тору бер дә урынсыз. Чөнки һәммәбез беләбез, кеше гомеренең башыннан алып ахырына кадәр озатып баручы изгелекләр барысы да шул әни сүзе белән бәйләнгән. Без барыбыз да, бүгенге көндә кемнәр генә булмыйк, башлангычыбыз белән, гомеребез, белемебез, тәрбиябез белән әниләргә бурычлы. Әнкәйләргә иң зур ихтирамга лаек, иң олы хөрмәткә ия кешеләр шуны бервакытта да истән чыгармыйк, күңелебездә әниләребезгә рәхмәт хисен йөртсәк безнең юллар һәрвакыт уңар, шул хис безне әнкәй догасы кебек һәчак саклап яклап йөртер. Әниләребез безнең гамәлләргә куанып тыныч картлыкларын каршы алырга лаеклы кешеләр. Бәйрәмнәре белән аларны. Авырмасыннар сау-сәламәт һәм озын гомерле, тыныч күңелле булсыннар. |
Аларгадыр бөтен авырлык. Әниләргә сүнмәс йолдызлардан, Йә кояштан һәйкәл салырлык |