Төп » Мәкаләләр » Котлаулар » Әниләр көне белән котлау

Категориядәге материаллар: 25
Күрсәтелгән материаллар: 1-10
Битләр: 1 2 3 »

Араларга: Көне буенча · Исеме буенча · Дәрәҗәсе буенча · Фикерләр буенча · Караулар буенча

Җирдә миңа ни кирәк? (Ш.Галиев)

Җирдә миңа ни кирәк?
Әти дә әни кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Без яшәгән өй кирәк!
Әти дә әни кирәк!
Без яшәгән өй кирәк!

Алга таба>>>

  Язучы: |

Караулар: 509 | Фикерләр (0) | 23.11.2015

Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк!

Алга таба>>>

 

  Язучы: |

Караулар: 551 | Фикерләр (0) | 23.11.2015

 

“Әни” диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз!
Һич ярамый
“Әни” сүзен таптарга.

  Язучы: З.Туфайлова |

Караулар: 478 | Фикерләр (0) | 23.11.2015

Кем уяткан Ләйләне? (С.Сөләйманова)

 

Иртүк торып битен юган,
Кем уяткан Ләйләне?
Уятмаган, үзе торган —
Бүген әни бәйрәме.

Алга таба>>>

  Язучы: |

Караулар: 518 | Фикерләр (0) | 23.11.2015

Зурлар төркеме

 

Алып баручы 1. Хәерле кич, хөрмәтле әниләр!  Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.

Алып баручы 2.  Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.


Алып баручы 1.  Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

Алып баручы 2. Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык….

Алып баручы 1.  Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнен балаларыгыз!

 

Балалар кереп, тезелеп басалар. (Балаларнын фотолары белән презентация куела)

Балалар шигырь сөйлиләр.

 

 

1.Әнием – син минем бердәнберем,

Мин сине бик тә яратам.

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларым таратам.

 

Алга таба>>>

  Язучы: |

Караулар: 1563 | Фикерләр (0) | 23.11.2015

Барлык Әниләребезне, tatarkotlau.ru  сайты тәбрик итә. Барлык әниләргә тазалык, саулык, әшләрендә уңышлар , балаларының игелеген күрүен телибез!!!
  Язучы: |

Караулар: 620 | Фикерләр (0) | 24.11.2013

Әниләр көне якынлашу сәбәпле, безнең сөйгән әниләребезгә багышланган ведороликларны tatarkotlau.ru
сайты 
тәкъдим итә. Бәлки бу видеороликларны кургәнегез дә бардыр, ләкин тагын бер карагыз һәм тагын бер күз алдыгызга китерегез "АНА" нинди данлыклы һәм дәрәҗәле сүз. Әниләрегезне яратыгыз һәм саклагыз! Алар безнең берәү генә! Үзегезнең яраткан әниләрегезне котларга онытмагыз 24 ноябрь 2013 ел, 
яки һәр елның көзенең соңгы атнасында була бу Бөек бәйрәм. Бу Бәйрәмне минем уйлавымча Җиңү бәйрәме белән бер дәрәҗәдә, шуның кадәр яки күбрәк колач җәеп үткәрелүен теләр идем.Бу Бәйрәмдә Әниләрегезгә күбрәк игьтибар күрсәтегез. Бу Бәйрәмдә генә түгел, ә гомер буе Аналарыгызны Яратып, аларны Саклап, аларга ярдәм итеп яшәгез. Алар бит сездән кеше ясаганнар, сезгә белем биргәннәр, үзләре начар киенсә киенә, ач булса булалар, ләкин үз балаларын алар беркайчан да ач яки киемсез калдырмыйлар.Гел улым яки кызым ач булмасын, башкалардан ким булмасын, белемле һәм тәртипле булсыннар дип тырышалар. Барлык гомерләрен уз балалрына багышлыйлар. Шушы сүзләр белән минем менә нәрсә әйтеп китәсем килә: Аналарыгыз сездән кеше ясаганнар һәм менә сез дә аларга мәрхәмәтле булыгыз аларны хөрмәт итегез, яратыгыз, саклагыз, аларны кешелексезлек дөньясына калдырмагыз!!!


  
  Язучы: |

Караулар: 798 | Фикерләр (0) | 17.11.2013

 
Иртүк торып битен юган,
Кем уяткан Ләйләне?
Уятмаган, үзе торган —
Бүген әни бәйрәме.


 
Пәрдәләрне ачып куйды,
Көн кояшлы, көн ямьле!
Якты булсын, балкып торсын —
Бүген әни бәйрәме.

 
Өстәл өстен кат-кат сөртте,
Җәйде ап-ак җәймәне.
Чиста булсын, пөхтә булсын
Бүген әни бәйрәме.

 
Күмәкләшеп без дә, дуслар,
Җырлап алыйк, әйдә әле:
Котлы булсын!
Гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме!
  Язучы: |

Караулар: 660 | Фикерләр (0) | 16.11.2013

  Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Синең өc-баш киемнәрең урындыкка пөхтәләп җыеп куелган. Сиңа рәхәт-рәхәт.

Син шул вакытта үзең дә сизмәстән «әни» дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер «әни» дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе ташлары кебек ялтырап китте. Нигә? Чөнки «әни» дигән сүз белән аңа бу иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды. Тормыш синең телең аркылы шулай үзенең иң бөек юлдашын, армас-талмас хезмәтчесен котлады.

Әни. Нинди зур сүз бу!

Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!
  Язучы: |

Караулар: 650 | Фикерләр (0) | 16.11.2013

И бала! Әнкәң сине
Ярата, сөя, бәбкәм бу, ди,
И ике күзем нуры,
Җаным бу, ди, чәчкәм бу, ди.

 
Тәрбия кылды сине ул.
Син үзең белми идең,
Күп вакыт елый идең,
Йоклый идең, көлми идең.

 
Син еларга башласаң,
Чү-чү, балам, чү-чү, дигән,
Тирбәтеп, көйләп кенә,
Әллү дигән, бәллү дигән.

 
Йокыларын калдырып,
Синең өчен караңгы төн
Әллә ничә уянып,
Биргән сиңа күкрәк сөтен.

 
  Язучы: |

Караулар: 552 | Фикерләр (0) | 16.11.2013

1-10 11-20 21-25