Яңа ел төне Шампан очкыннары, салют белән Шаулап үтә Яңа ел төне. Яңа елда яңа өмет булып Куна йөзгә карлар бөртеге. Кушымта: Без җырлыйбыз, без биибез бүген, Безгә бүген Яңа ел килә! Шау-гөргә күмә, Яңа ел килә, Һәркемгә дә елмаеп көлә. Үткән белән, киткән хисләр белән, Саубыллаша Яңа ел төне. Дуслар, туганнар белән бергәләп, Бу төн үтә шаян-көлкеле. Чыршы үзе дә бик шат шикелле, Йолдызлар җемелдәп бииләр. Бу төнне һәркем ачып ишеген: -Әйдә, бәхетле ел, кил, — диләр.