Төп » Мәкаләләр » Котлаулар » 23 февраль белән котлау

Ирлә аз сүзле булса матур
Бастыру

Чын ирләргә ихлас сокланам мин
Ай була бит алар аз сүзле.
Әйткән сүзен аткан уктай итә
Сөйләшкәндә дә уйчан йөзле.

Уфтанмый да, зарланмый да алар,
Ә сүзләре шундый ягымлы.
Мактанмый да, масаймый да алар
Күңелләре гел изге җанлы.

Тирән уйлы, төпле уйлы алар
Афарин дим шундый ирләргә.
Үргән оясында бөркет алар,
Бетмәс бәхет сөйгәннәренә.

Сүзнең иң кирәген әйтер алар,
Тормас кирәкмәсен сөйләнеп.
Кызу, ярсу булып алырлар да
Тиз үк куяр алар көйләнеп.

Хөрмәтләргә лаеклы андыйлар
Яратмый алар мактаганны.
Дөреслектән генә сүзен тезәр
Якын итмәс алдашканнарны.

Андыйларның хәләл җефете дә
Йөрәгендә саклый тогрылык.
Гүзәл парлар шундый матур алар,
Күз тимәсен диеп торырлык.

Үрнәк алсын иде бик күпләре
Донья матур шундыйлар белән
Көчле затлар, тормыш күрке бит сез,
Иһтирамлап башымны иям.

Язучы: tatarkotlau.ru
Караулар: 598 | Дәрәҗә: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0