Төп » Мәкаләләр » Котлаулар » Туй белән котлау |
Кадерле [кияү], кадерле [кәләш]! Сезне чын күңелдән шушы матур көнегез белән котлыйм һәм бар изге теләкләремне Фәнис Яруллин сүзләре аша җиткерәсе килә: «Язмыш сезнең тез астына китереп сукса - егылмас өчен якасына ябышыгыз. Утларга салса - үзегез аннан да көчлерәк яныгыз, шулвакыт кызуын сизмәссез. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмәгез - асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төшегез. Карурманнарда адштырса - кояшка карап юл сайлагыз. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп иреккә ургыгыз. Җиргә күмсә - орык шикелле тишеп чыгыгыз. Җилкәннәрегезне җилләр екса - сөюегезне җилкән итеп күтәрегез. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрәнегез. Көчле рухлылар гына максатка ирешә ала. Түземлеләр генә бәхеткә лаек!» Бәхетле булыгыз! | |
![]() | |
Караулар: 775 | Дәрәҗә: 5.0/1 |
Барлык фикерләр: 0 | |