Төп » Мәкаләләр » Котлаулар » 23 февраль белән котлау

Категориядәге материаллар: 14
Күрсәтелгән материаллар: 1-10
Битләр: 1 2 »

Араларга: Көне буенча · Исеме буенча · Дәрәҗәсе буенча · Фикерләр буенча · Караулар буенча

Ирләр көне диләр буген,
Булсын, әйдә, бәйрәмнәр .
Һәр гаиләдә, түр башында,
Урын булсын ирләргә!

Ирле йортта, тигез канат.
Каермагыз аларны,
Пар канатлар асларында,
Устерегез, баланы.

Әтиле йорт, куаныч ул.
Моны һәркем беләдер,
Әтиләр дә чынбарлыкны,
Тигезлектә курәдер.

Гомер юлы бик тиз утә,
Менэ шунысы, аяныч
Шул кыска гомерләр дә сез,
Булыгыз ла, таяныч.

  Язучы: Халисә Гәрәева |

Караулар: 1133 | Фикерләр (0) | 16.02.2016

Ирләр бит ул көчле затлар,
Тиеш безне сакларга.
Кирәк икән җаны белән,
Каралыктан акларга.

Ирләр бит ул гайләбезнең,
Учагын җылытучы.
Өйгә салкын җилләр керсә.
Җылытыр аның учы.

Алар безнең ихтирамлы,
Ихтибарлы кешеләр.
Бездән, хатын-кызлардан да ,
Алар шуны көтәләр.

Ирләр булгач яшәү рәхәт,
Нишләр идек аларсыз.
Ирләр ир булып калсыннар,
Ирләрсез донья жансыз.

Ирне ир иткән дә хатын,
Хур иткән дә хатын бит.
Шуңа күрә саклыйк ныграк,
Ирләребез алтын бит!

  Язучы: Гульфия Гизатова |

Караулар: 594 | Фикерләр (0) | 16.02.2016

Чын ирләргә ихлас сокланам мин
Ай була бит алар аз сүзле.
Әйткән сүзен аткан уктай итә
Сөйләшкәндә дә уйчан йөзле.

Уфтанмый да, зарланмый да алар,
Ә сүзләре шундый ягымлы.
Мактанмый да, масаймый да алар
Күңелләре гел изге җанлы.

Тирән уйлы, төпле уйлы алар
Афарин дим шундый ирләргә.
Үргән оясында бөркет алар,
Бетмәс бәхет сөйгәннәренә.

Сүзнең иң кирәген әйтер алар,
Тормас кирәкмәсен сөйләнеп.
Кызу, ярсу булып алырлар да
Тиз үк куяр алар көйләнеп.

Хөрмәтләргә лаеклы андыйлар
Яратмый алар мактаганны.
Дөреслектән генә сүзен тезәр
Якын итмәс алдашканнарны.

Андыйларның хәләл җефете дә
Йөрәгендә саклый тогрылык.
Гүзәл парлар шундый матур алар,
Күз тимәсен диеп торырлык.

Үрнәк алсын иде бик күпләре
Донья матур шундыйлар белән
Көчле затлар, тормыш күрке бит сез,
Иһтирамлап башымны иям.

  Язучы: Алия Султан |

Караулар: 599 | Фикерләр (0) | 16.02.2016

Ирмен дигән егет кулларында,
Былбыл кошлар сайратыр!
Булдыксызлар, адым саен,
Хаксызга зар елатыр.

Асыл егет беркайчан да
Серен ачмас ятларга,
Җан дустына бәлә килсә,
Атлыгыр ул якларга.

Ир-егеткәй йөрәгендә
«Иярләнгән ат «ятар,
Дошманына сүз катса да,
Бары тик хакны катар (әйтер)!

Ир солтаны беркайчан да
Олтан булмас ятларга,
Көчсезләрне рәнҗетмәс ул
Кирәк чакта, яклар да!

  Язучы: |

Караулар: 564 | Фикерләр (0) | 16.02.2016

Ир-ат шунда ир-ат була
Хезмәткә барып кайтса
Хөкүмәт итеген киеп
Кулына мылтык тотса

Солдатка китсә балалар
Озата Туган җире
Бурычларын үтәп алар
Исән кайтсыннар кире

Кемдер бүген шенель киеп
Басып торадыр сакта
Дошман һөҗүм итмәсен дип
Һәр вакыт алгы сафта

Булсын көткән дөнья тыныч
Табынмабыз ятларга
Без ир-атларга ышаныч
Туган Илне сакларга

Егет хезмәт итеп кайтса
Эләр чөйгә шенелен
Әгәр инде Ил чакырса
Киеп алыр иң элек

Котлыйм бүген егетләрне
Кем бурычын үтәгән
Кем аклаган өметләрне
Качып читкә китмәгән

  Язучы: Рафит Бикташев |

Караулар: 559 | Фикерләр (0) | 16.02.2016

Яшьлекнең иң матур чакларында
Армияга китә сөйгәннәр
Ул чакларда зарыгып елаулар
Хатлар көтеп янып-көйгәннәр

Бәлки нәкъ шул чаклар өйрәткәндер
Мәхәббәтнең кадерен белергә
Керсез чаклар, саф күңелле чаклар
Өйрәткәндер өзелеп сөяргә

Озатуга яшьләр җыелабыз
Армияга китә сөйгән яр
Күзләр күзне эзли тик ерактан
Оялып кына кочаклый куллар

-Көтәрсеңме дигән ул сорауга
Ничек кенә җавап бирәсе
Кемнәр көтеп ала, ә кемнәрнең
Алмашына тормыш иртәсе

Ул чакларда егет асыллары
Хезмәт итеп кайтса хезмәтен
Кызлар күзлегендә иң батыры
Биегендә алар хөрмәтнең

Кызлар сөя кыю егетләрне
Ут-ялкыннар чәчеп торганны
Армия сафында булганнарны
Бар яклап та батыр булганны

Заман белән доньясы үзгәрә
Ул вакытлар калган еракта
Армиядан күпләр кача хәзер
Сөйгәннәр дә калмый елап та.

  Язучы: Алия Султан |

Караулар: 550 | Фикерләр (0) | 16.02.2016

Бәйрәм итә ир-егетләр,
Аларның зур бәйрәме.
Ирләр — безнен көчле терәк,
Гайләбезнең бар яме.

Бәйрәм белән ир-егетләр,
Тик изге бүләкләрем!
Чын күңелдән сезгә булсын
Миннән саф теләкләрем.

Бәхет булсын йортыгызда!
Тыныч булсын күгебез!
Исәнлектә һәм саулыкта,
Үтсен һәрбер көнегез!

Көтеп торсын өегездә,
Сезне иң-иң якыннар.
Гайләгезгә һич кайчан да
Кермәсеннәр салкыннар.

Мәхәббәтле һәм шатлыклы
Бәйрәмең котлы булсын!
Бүләкләрдән,теләкләрдән
Күңелеңә нур тулсын!

  Язучы: Гульфия Гизатова |

Караулар: 562 | Фикерләр (0) | 16.02.2016

Ирләр көне җитеп килә,
Бүләк сайлый хатын-кыз,
Сайламый алар кыйммәтен
Бүләкләре бик очсыз.

Тырышып кына сайлыйлар
Елдагыча — оекбаш,
Эчке кием, кырынгычлар,
Уйлап өлгерсен тик баш.

Ирләребез шат шуңа да
Алар көтми зур бүләк,
Әледән үк баш ваталар,
Ничек бетәрбез түләп?

Күпме кирәк күңел өчен,
Көләч йөзе дә бүләк,
Бәйрәм кайгысы юк анда
Торасы да юк сөйләп.

Ирләр бәйрәме эзеннән
Көттермичә килә март,
Мартның 8-е зур бәйрәм,
Зур бүләк бирү — ул шарт!..

Әле дә сабыр ирләребез
Шуңа күңелләр бик шат,
Әлегә ирләр бәйрәме,
Бәйрәм булуы да шарт!

  Язучы: Найля Аюпова |

Караулар: 487 | Фикерләр (0) | 16.02.2016

Нигез ташын сала ирләр,
Ир көчендә — ил көче,
Ир — ир инде, ни дисәң дә,
Телләре түгел төче.

Ир-егет йортның терәге
Тала белмәс беләге,
Татулыктан тау күчерер
Ир! — дигәннең зирәге.

Бердәм дөнья корган ирнең
Аты булыр иярле,
Йортын тотар, тормыш отар,
Сөяр ул тик сөярне.

Яхшы ир үз илен мактый,
Чәчә, җыя уңышын,
Кыю эштә юлы уңай,
Арбасын кора кышын.

  Язучы: Найля Аюпова |

Караулар: 497 | Фикерләр (0) | 16.02.2016

Ир-егетләр, сезне котлап
Әйтәсе килә шуны:
Ватанны саклаган кебек,
Саклагыз хатын-кызны.
Сез саклаган, сез яклаган
Хатын-кыз ким-хур булмас.
Менә дигән уллар туар —
Ватан сакчысыз калмас.

  Язучы: Люция Аблеева |

Караулар: 488 | Фикерләр (0) | 16.02.2016

1-10 11-14