Яшьлекнең иң матур чакларында
Армияга китә сөйгәннәр
Ул чакларда зарыгып елаулар
Хатлар көтеп янып-көйгәннәр
Бәлки нәкъ шул чаклар өйрәткәндер
Мәхәббәтнең кадерен белергә
Керсез чаклар, саф күңелле чаклар
Өйрәткәндер өзелеп сөяргә
Озатуга яшьләр җыелабыз
Армияга китә сөйгән яр
Күзләр күзне эзли тик ерактан
Оялып кына кочаклый куллар
-Көтәрсеңме дигән ул сорауга
Ничек кенә җавап бирәсе
Кемнәр көтеп ала, ә кемнәрнең
Алмашына тормыш иртәсе
Ул чакларда егет асыллары
Хезмәт итеп кайтса хезмәтен
Кызлар күзлегендә иң батыры
Биегендә алар хөрмәтнең
Кызлар сөя кыю егетләрне
Ут-ялкыннар чәчеп торганны
Армия сафында булганнарны
Бар яклап та батыр булганны
Заман белән доньясы үзгәрә
Ул вакытлар калган еракта
Армиядан күпләр кача хәзер
Сөйгәннәр дә калмый елап та. |