Төп » Мәкаләләр » Котлаулар » Яңа ел белән котлау

Категориядәге материаллар: 8
Күрсәтелгән материаллар: 1-8

Араларга: Көне буенча · Исеме буенча · Дәрәҗәсе буенча · Фикерләр буенча · Караулар буенча

Яңа Ел килә 

Бәлләүр бокал чыңнарына, 
Күмелә бүген Җир — шары. 
Һич көттерми,бик тиз генә, 
Килде Яңа Ел тагы! 

Аттай эшләп арганнан соң, 
Кәҗә булып мекердәп, 
Үтәр тагын бер елыбыз, 
Сиздермичә кештердәп. 

Еллар шулай үтә торсын, 
Яңалары кабат килсен. 
Елның һәрбер үткән көне, 
Тик бәхет — шатлык китерсен. 

Күңел ап-ак йомшак булсын, 
Теләкләр гел актан булсын! 
Табыныбыз мулдан булып, 
Шау — гөр килеп гөрләп торсын!

  Язучы: |

Караулар: 656 | Фикерләр (0) | 22.12.2016

Яңа ел төне 

Шампан очкыннары, салют белән 
Шаулап үтә Яңа ел төне. 
Яңа елда яңа өмет булып 
Куна йөзгә карлар бөртеге. 

Кушымта: 
Без җырлыйбыз, без биибез бүген, 
Безгә бүген Яңа ел килә! 
Шау-гөргә күмә, Яңа ел килә, 
Һәркемгә дә елмаеп көлә. 

Үткән белән, киткән хисләр белән, 
Саубыллаша Яңа ел төне. 
Дуслар, туганнар белән бергәләп, 
Бу төн үтә шаян-көлкеле. 

Чыршы үзе дә бик шат шикелле, 
Йолдызлар җемелдәп бииләр. 
Бу төнне һәркем ачып ишеген: 
-Әйдә, бәхетле ел, кил, — диләр.

  Язучы: Венер Фәттах |

Караулар: 639 | Фикерләр (0) | 22.12.2016

Бездә бүген Яңа Ел

Кунакка килгән зур чыршы,
Яңа елны матурлап.
Кызлар уйнап йөри анда,
Малайлар күп, батырлар.

Кызлар, малайлар уйнарга
Җыелганнар кай-ара,
Чыршыны тирәләп утлар
Җемелдәшеп шаяра.

Яшел ылыслар артында
Әкият качып тора,
Эчендәге бар серләрне
Ачарга кызыктыра.

Чыршы тулы уенчыклар,
Ә башында йолдыз бар.
Куяннар, тиеннәр күпләр,
Шаян алар, елгырлар.

Күзләрдә бәхет елмая,
Ә шатлыкка чама юк.
Без биибез һәм җырлыйбыз,
Бездә бүген Яңа ел!
 
  Язучы: |

Караулар: 731 | Фикерләр (0) | 22.12.2016

 Язмышлардан узмыш булмаса да,
Тотып бәхет дигән ачкычны
Яңа елның яңа капкаларын
Төпкә кадәр каерып ач,  дустым.

Ач син, шыгырдатып бу капканы
Яшик әле җырлы көннәрдә
Уй-фикерләр эшкә ашсын быел,
Хыял-төшләр күчсен өннәргә.

Күкләр аяз, дөнья имин булсын,
Хәерчелек ишек какмасын.
Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта
Шатлык чәчеп, кайгы тапмасын.
  Язучы: tatar-kotlau.tk |

Караулар: 593 | Фикерләр (0) | 16.12.2012

Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар моңаеп.
  Язучы: tatar-kotlau.tk |

Караулар: 668 | Фикерләр (0) | 16.12.2012

Гыйнвар башы – ел башы. Яңа ел белән чын күңеллергә яңа өметләр, ышанычлар килә.

Ышанычың, йөрәгеңнең серле бер почмагында сакланган өметең тормышка ашсын, бәхетең мөлдерәмә тулып торсын. Гомерең шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагын да кубрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын.
  Язучы: tatar-kotlau.tk |

Караулар: 628 | Фикерләр (0) | 04.12.2012

Декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.
  Язучы: ефефк-лщедфгюел |

Караулар: 1038 | Фикерләр (0) | 04.12.2012

Узган елда синең тормышың яңа, гүзәл сәхифәләргә бай булды дип ышанам.

Яңа 20__ елның ничек узуы - әлбәттә, үзеңнән тора. Син тырышырга, хезмәткә өйрәнергә, тормышның матурлыгын, гүзәллеген аңларга һәм тоярга, сәламәт, көчле һәм тырыш булырга омтылырга тиеш. Тик шул вакытта гына Яңа ел бәхет-шатлык, уңышлар алып килер.         алга таба>>>
  Язучы: tatar-kotlau.tk |

Караулар: 2089 | Фикерләр (0) | 04.12.2012