Төп » Мәкаләләр » Котлау » Котлау шигырьләре |
Категориядәге материаллар: 74 Күрсәтелгән материаллар: 31-40 |
Битләр: « 1 2 3 4 5 6 7 8 » |
Араларга: Көне буенча · Исеме буенча · Дәрәҗәсе буенча · Фикерләр буенча · Караулар буенча
Син туган көн бик күңелле булган, Табигать тә калган тынычлап. Туган көнгә күркәм теләкләрне Юллыйм әле, дустым, кушучлап. Беркайчан да саулык ташламасын, Бәхетләрең булсын түгәрәк. Шатлык арты шатлык килеп торсын, Бала-чага үссен тәгәрәп. |
Акча боза, диләр, тик шулай да Туган көнгә телим аны да Дус-туганнар борчу китермәсен, Алар һәрчак булсын яныңда. |
Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә, Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә. Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә, Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә. Тәбриклибез туган көнең белән! Яхшы хәбәр бирсен һәр көнең. Корычтай булсын тазалыгыз синең, Кояштан озын булсын гомерең! |
Сиңа безнең хөрмәтебез олы, Урын алсын йөрәк түрендә. Гаилә, бала куанычы белән, Игелек күреп яшә гомергә! |
Сөеклебез, безнең өчен Изгенең изгесе син. Бәхетләрне чагылдыраган Вөҗданның көзгесе син. Яшәү шатлыгы син безнең өчен, Яхшылыгың белән үрнәк син. Авыр чакта сиңа таянабыз, Безнең өчен һәрчак кирәк син. Гөрләп үтсен синең гомерең, Юлларыңа гөлләр сибелсен. Туар таңнар сиңа бары бәхет, Бары шатлык кына китерсен. |
Гомер юлың озын-озак булсын, Тигез тормыш аны бизәсен. Гомерләрең бәхет белән үтсен, Авырлыклар бер дә килмәсен. |
... ! Тормыш юлың бүген ... кат җирдә әйләнә. Бәхетле бул, көлеп кенә яшә, Теләгеңә иреш дөньяда. Син бит безнең өчен Кояш, Синнән нурлар алып яшибез. Озак яшә, мәңге картайма, Иң кадерле якын кешебез. |
Озын булсын синең гомерең, Тыныч булсын һәрчак күңелең. Бәхет чишмәләрең мул аксын, Зур шатлыклар белән таң атсын. Котлап сине туган көнең белән, Юлларыңа үссен ак чәчәк. Алып килсен сиңа бүгенгесе Бәхетле һәм матур киләчәк. |
Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа, Ул ел сине тагы да яшәртсен. Нурын сибеп көләч йөзләреңә Гел шат итеп кенә яшәтсен. |
Ташламасын сине беркайчан да Бәхет белән тулы елмаю. Урап үтскен сине кайгы-хәсрәт, Ә йөзеңдә булсын куану. |