Төп » Мәкаләләр » Котлау » Котлау шигырьләре |
Категориядәге материаллар: 74 Күрсәтелгән материаллар: 51-60 |
Битләр: « 1 2 ... 4 5 6 7 8 » |
Араларга: Көне буенча · Исеме буенча · Дәрәҗәсе буенча · Фикерләр буенча · Караулар буенча
Туган көнең-юбилеең белән Чын күңелдән сине котлыйбыз. Сәламәтлек, шатлык-куанычлар, Күңел тынычлыгы телибез. Бәйрәмеңнең матур хатирәсе Күңелеңдә калсын уелып. Тәбриклибез сине чын күңелдән. Барыбыз да бергә җыелып. |
Җәйнең матур көннәрендә Син дөньяга килгәнсең. Әтиеңә, әниеңә Сөенеч китергәнсең. Йөзең айдай, сүзең балдай, Ягымлыдыр карашың. Ирең ничек яратмасын Син Сандугач баласын. Бик күпләрне көнләштереп Яшисез бергә-бергә. Мәхәббәт ялкыннарыгыз Сүрелмәсен гомергә. Балаларың дәүмәтләрен Язсын әле күрергә. Йомшак ефәк чәчкәйләрең Җилфердәсен җилләрдә. Көзләрең дә язлар булып, Кышларың да җәйдәй булсын, Йортыңда нур балкысын, Бәхет, шатлык тулып торсын, Кояш гел елмаеп торсын Олыгайган көннәрдә. Ходай сиңа насыйп иткән Җир йөзенә туарга. Пар атларда апкайтканнар Сабантуйлы айларда. Бәхеткәең ташып торсын, Йөрсәң дә син кайларда. |
Чал чәчәләрең бигрәк күркәм, Күзләреңдә горур сабырлык. Ягымлы сүз — тыйнак акыл — Барысы да үрнәк алырлык. Сөеклебез, безнең өчен, Изгенең изгесе син. Авыр чакта сиңа таянабыз, Безнең өчен һәрчак кирәк син. Гомер юлың озын-озак булсын, Тигез тормыш аны бизәсен. Гомерләрең бәхет белән үтсен, Авырлыклар бер дә килмәсен! |
Ихлас кунелдэн юллыйбыз Ин-ин изге телэклэр: Озын булсын гомерлэр Тыныч булсын кунеллэр. Куркэм булсын иртэлэр, Бэхет китерсен коннэр, Шатлыкка тулсын кичлэр, Ял-сихэт бирсен тоннэр. Бэйрэм булсын мобарэк, Табын булсын тугэрэк! Бугендэй бэйрэмнэрне Гел каршылыйк бергэлэп! |
Гамьле еллар, ямьле коннэр Телибез чын йорэктэн! Хич кичекми чынга ашсын Безнен куркэм телэклэр! |
Гомерен хэзинэсенэ Остэлде тагын бер ел,, Монайма еллар утэ дип, Елмай син - бэхетле бул! Котлы булсын бэйрэмен, Тыныч булсын кунелен, Шатлык-соенечлэр белэн Тулы булсын гомерен! |
Котлы булсын, ... , туган көнең, Гел шатланып үтсен көннәрең. Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр Якыннарың, барлык дусларың. |
Озын булсын синең гомерең, Тыныч булсын һәрчак күңелең. Бәхет чишмәләрең мул аксын, Зур шатлыклар белән таң атсын. |
Әтиебез - безнең кадерлебез, Без бәхетле җирдә син барга. Фәрештәләр кунсын иңнәреңдә Туган көнең белән котларга. Төрле чакны күргәнсеңдер, әти, Йорәгеңдә күптер яра да. Киңәшчебез, терәгебез булып Озак яшә безнең арада. Парлап канат кагу жиңелрәк, Тормыш сезне ялгыз итмәсен. Тормыш чишмәләре чалтырап аксын Мәнге-мәнге суы кипмәсен. |
Хэр яна кон бэхет алып килсен, Алсу таннар кумсен шатлыкка. Яшэу дэрте янсын йорэгендэ Картаерга бер дэ ашыкма. |