Төп » Мәкаләләр » Котлау » Котлау шигырьләре |
Категориядәге материаллар: 74 Күрсәтелгән материаллар: 21-30 |
Битләр: « 1 2 3 4 5 ... 7 8 » |
Араларга: Көне буенча · Исеме буенча · Дәрәҗәсе буенча · Фикерләр буенча · Караулар буенча
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын, Ягымлы, шат булсын күңелең. Озын гомер, бәхет-шатлык белән Бер кайгысыз үтсен гомерең. |
Гомереңнең бигрәк матур чагы, 30 (35) яшь - бит әле бары гомер башы. Ирешерсең максат-теләгеңә, Яннарыңда булса юлдашың. |
Бәхеткәең охшаш булсын иде Яңа яуган ап-ак карларга. Фәрештәләр кунсын иңнәреңә Туган көнең белән котларга. |
Туган көнең-юбилеең белән Чын күңелдән сине котлыйбыз. Сәламәтлек, шатлык-куанычлар, Күңел тынычлыгы телибез. Юлларыңа ак бәхетләр яусын, Шатлык балкып торсын йөзеңдә. Кайгы-хәсрәт баш очыннан узсын – Шул теләкләр бездән үзеңә. Котлы булсын, ... , юбилеең, Безнең өчен һәрчак гөлгә тиң. Гомерең үтсен куанычта, Кайгы-хәсрәт бер дә килмәсен! |
Очрасың гомер юлыңда Яхшы кешеләр генә. Авыр чакта таянырлык Үзең ишеләр генә! |
Туган көнең белән, дустым, Көләч булсын йөзләрең. Бакчадагы гөлләр кебек Ямьле үтсен көннәрең. |
Сезне һәрчак, һәр почмакта Бәхет елмаеп көтеп торсын. Кысып кочаклап алсын да, Гел үзенеке итсен. Туктап калма ярты юлда, Бәхетең өчен көрәш! Үзеңнән артык калганын- Бәхетсезләргә өләш! |
Йолдыз бәхетеннән көнләшмә син Йолдызлар да тубән атыла Синен бәхет алда булыр әле Котеп алган бәхет татлырак. Йолдызның да ае бар дисән син Синен пар да ерак йөрмидер Ул да сина беркөн килер әле Син көткәнен генә белмидер... |
Туган көнең белән котлыйм! Бәхетең ташып аксын! Чибәр-чибәр егетләр дә Синең яныңа чапсын! Туган көнең котлы булсын! Кояш сиңа елмайсын! Һәр туачак кояшлы көн Чиксез шатлык аударсын! Бәхетле бул, шатлан һәм көл! Ярың белән янәшә! Барысы да синең кулда! Кадереңне белеп яшә! |
Туган көнең белән тәбрик итәм, Сәламәтлек теләп иң элек! Һәрбер көнең үтсен бәхет белән, Яшә шатлыкларга төренеп! Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзлэр, Күңелләрдә булган саф хисләр! Озын гомер!Якты матур тормыш! Минем сиңа әйтер теләкләр! |