Төп » Мәкаләләр » Котлау |
Бүлектәге материаллар: 95 Күрсәтелгән материаллар: 41-50 |
Битләр: « 1 2 3 4 5 6 7 ... 9 10 » |
Ташламасын сине беркайчан да Бәхет белән тулы елмаю. Урап үтскен сине кайгы-хәсрәт, Ә йөзеңдә булсын куану. |
Туган көнең, туган көнең Күңелгә нур өстәсен. Синең һәрбер туар көнең Сипсен бәхет көлтәсен. |
Җәен җиләк чәчкәсе бул, Кышын кышлау гөле бул. Яшәр гомерең озын булсын, Безнең белән бергә бул! |
Тормыш юлың балкып торсын, Нурлы булсын күңелең. Сәламәт бул, шатлык, бәхет белән Бер кайгысыз үтсен гомерең. |
Шатлык, бәхет телим, дустым, Сиңа бәйрәм көнеңдә. Шул шатлык, ак бәхетләр Сөендерсен сине дә. Озын гомер, ак бәхетләр Сиңа минем теләгем. Шушы кечкенә шигырем Булсын сиңа бүләгем. |
Котлап сине туган көнең белән Бирә алмыйм матур бүләкләр. Тик шулай да шушы шигырь аша Телим сиңа изге теләкләр. |
Мин сиңа бер генә теләк телим! Саулык,саулык,саулык! Ә саулык ул-озын гомер, Бәхет һәм мәхәббәт нурының тамчысы! Күңелең күгендә көн дә кояш, Көн дә яз булсын! Җаныңда чәчәкләр атсын! Мәхәббәт җимешең,хыялыңдагы серле Һәм изге теләкләрең тормышка ашсын! |
Кеше гомере артык озын түгел, Кошлар гына озын гомерле. Авырмыйча, тазалыкта яшә Ходай биргән шушы гомерне. Котлы булсын бәйрәмең, Тыныч булсын кунелең, Шатлык-сөенечлэр белән Тулы булсын гомерең! Гамьле еллар, гамьле коннэр Телибез чын йорэктэн! Һич кичекми чынга ашсын Безнен куркэм телэклэр! |
Гомерләрең булсын бәхетле, Бәхетләрең булсын гомерле. Җирдә булган бөтен изгелекне Бирсен Ходай сиңа бу көнне! |
Каршылыйбыз бүген синең Көтеп алган гомер бәйрэмең. Якыннарың җыела бүген яннарына, Өзеп сиңа чәчәк бәйләмен. |