Төп » Мәкаләләр » Котлау |
Бүлектәге материаллар: 95 Күрсәтелгән материаллар: 11-20 |
Битләр: « 1 2 3 4 ... 9 10 » |
...., туган көнең белән сине, Тыныч булсын һәрчак күңелең! Яшә гаиләң белән чөкердәшеп, Бәхет-шатлыкларга күмелеп. |
Тормышнын ин ямьле чагы, ……яшь – ул аз эле! Алда әле – күпме шатлык! Күпме бәхет, наз эле! Гомереңнең бу мизгеле - Туктап бер жырлап алу, Үткәннәргә шөкер итеп, Киләчәккә юл салу! |
Матур тормыш, сәламәтлек теләп Туган көнең белән котлыйбыз. Шатлык белән, озын гомер белән Яшәвеңне генә телибез. Матур яз аенда тугангамы, Күңелеңдә һәрчак изгелек. Кылган яхшылыгың кире кайтып, Күрсәң иде үзең игелек. |
Туган көнең белән котлыйм, Ак бәхетләр сиңа телим, Гомер юлың озын булсын, Кайгы-хәсрәт урап үтсен. |
Бәхет нурында коенып, Назга күмелеп яшә. Тиңең белән тигез булып Сөеп-сөелеп яшә. Синең өчен гөлләр чәчәк атсын, Тыныч булсын кичең, төннәрең. Сайрар кошлар синең өчен генә Багышласын иде көйләрен. |
Иң яраткан матур кошлар Сайрасыннар болында, Исән-саулык, ак бәхетләр Юлдаш булсын юлыңда. |
Котлы булсын туган көнең, Якты булсын һәр таңың, Куанычлар, бәхет-шатлык белән Үтсен синең гомерең! |
Табигатьнең иң саф, чиста чагы, Яшел уҗым болын, кырларда Күз тимәсен холкың-фигылеңә, Безгә рәхәт җирдә син барда. |
Озын гомер бирсен Хак Тәгалә, Тыныч булсын һәрчак җаннарың, Кочак-кочак бетмәс куанычлар, Төяп килсен туар таңнарың. |
Бәйрәм белән тәбриклибез, Телибез бәхет кенә. Нурланып торсын йөзләрең, Бәхетләр иңеп кенә. |