Төп » Мәкаләләр » Котлау

Бүлектәге материаллар: 95
Күрсәтелгән материаллар: 21-30
Битләр: « 1 2 3 4 5 ... 9 10 »

Котлы булсын, ... , туган көнең,
Гел шатланып үтсен көннәрең.
Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр
Якыннарың, барлык дусларың.
  Язучы: |

Караулар: 495 | Фикерләр (0) | 31.08.2013

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын, 
Ягымлы, шат булсын күңелең. 
Озын гомер, бәхет-шатлык белән 
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
  Язучы: |

Караулар: 411 | Фикерләр (0) | 31.08.2013

Гомереңнең бигрәк матур чагы,
30 (35) яшь - бит әле бары гомер башы.
Ирешерсең максат-теләгеңә,
Яннарыңда булса юлдашың.
  Язучы: |

Караулар: 504 | Фикерләр (0) | 31.08.2013

Бәхеткәең охшаш булсын иде 
Яңа яуган ап-ак карларга. 
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә 
Туган көнең белән котларга.
  Язучы: |

Караулар: 559 | Фикерләр (0) | 31.08.2013

Туган көнең-юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
 
Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт баш очыннан узсын – Шул теләкләр бездән үзеңә.


Котлы булсын, ... , юбилеең,
Безнең өчен һәрчак гөлгә тиң.
Гомерең үтсен куанычта,
Кайгы-хәсрәт бер дә килмәсен!
  Язучы: |

Караулар: 462 | Фикерләр (0) | 30.08.2013

Очрасың гомер юлыңда
Яхшы кешеләр генә.
Авыр чакта таянырлык
Үзең ишеләр генә!
  Язучы: |

Караулар: 500 | Фикерләр (0) | 30.08.2013

Туган көнең белән, дустым,
Көләч булсын йөзләрең.
Бакчадагы гөлләр кебек
Ямьле үтсен көннәрең.
  Язучы: |

Караулар: 557 | Фикерләр (0) | 30.08.2013

Сезне һәрчак, һәр почмакта
Бәхет елмаеп көтеп торсын.
Кысып кочаклап алсын да,
Гел үзенеке итсен.
Туктап калма ярты юлда,
Бәхетең өчен көрәш!
Үзеңнән артык калганын-
Бәхетсезләргә өләш!
  Язучы: |

Караулар: 465 | Фикерләр (0) | 30.08.2013

Йолдыз бәхетеннән көнләшмә син
Йолдызлар да тубән атыла
Синен бәхет алда булыр әле
Котеп алган бәхет татлырак.
Йолдызның да ае бар дисән син
Синен пар да ерак йөрмидер 
Ул да сина беркөн килер әле
Син көткәнен генә белмидер...
  Язучы: |

Караулар: 489 | Фикерләр (0) | 30.08.2013

Туган көнең белән котлыйм!
Бәхетең ташып аксын!
Чибәр-чибәр егетләр дә
Синең яныңа чапсын!

Туган көнең котлы булсын!
Кояш сиңа елмайсын!
Һәр туачак кояшлы көн 
Чиксез шатлык аударсын!

Бәхетле бул, шатлан һәм көл!
Ярың белән янәшә!
Барысы да синең кулда!
Кадереңне белеп яшә!
  Язучы: |

Караулар: 448 | Фикерләр (0) | 30.08.2013