Төп » Мәкаләләр » Котлаулар » Укытучылыр көне |
Категориядәге материаллар: 7 Күрсәтелгән материаллар: 1-7 |
Араларга: Көне буенча · Исеме буенча · Дәрәҗәсе буенча · Фикерләр буенча · Караулар буенча
Җиңел түгел аның хезмәте, Зарлана ул ләкин бик сирәк. Һәр эштә шул сукмак салучы, Иң түземле кешеләр кирәк. Без "дан!” дибез алдынгыларга, Тәбриклибез сирәк булса да. Авыр, тыйнак, гүзәл шул эштә Янып йөргән якын дусларга |
Очратам да Сезне балачакның Баллы хыялларын хәтерлим Йөзегезгә сарган бу сырларда Минем өлешем дә бардыр дим. |
Егет кешегә мең төрле Һөнәр аз, дигән картлар *** җәен комбайнда Мәктәп намусын яклап. Яулады алдынгылыкны, Калышмады һич кемнән. Без дә саранланмыйк әле Тәбрик итик киң кырларда Яулаган уңыш белән |
Моңаймагыз картлык килә диеп, Ташлыйм, диеп, туган мәктәпне. Каршылыйдыр Сезне колач җәеп Хезмәт даны, халык рәхмәте. Үз иттегез бары хезмәтне, Булдыгыз да шуңа хөрмәтле. Тәбрик итә сезне коллектив, Читләп үтәр аны картлык, дип. |
...абый! ...апа! Бәйрәм белән Сезне, укытучым! Йөрәгемнең якын кешесе! Дөнья серен миңа өйрәтүчем! Яшь җаннарга - Ходай илчесе! Сезгә телим: саулык, озын гомер, Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен. Шәкертләрнең - тырыш, инсафлысын, Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!!! |
Әлеге сүзне ишеткән һәркемнең күз алдына аның яраткан укытучылары килеп баса. Сез хәзер кайда? Тагын кемнәрне игелеккә өйрәтәсез, кемнәргә белем һәм тәрбия бирәсез? Мине онытмадыгызмы? Мин Сезне онытмадым. Сезне һаман да сагынам, миңа өйрәткән белемнәрегез, тирән мәгънәле сүзләрегез һаман да истә. Сезгә әйтер сүзләрем бар... |
Кадерле укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, иҗат һәм һөнәр уңышлары телибез. Бүгенге бәйрәмегездә сезгә нинди теләкләр, сүзләр генә теләсәк тә аз шикелле тоелыр. Шуңа күрә рәхмәт әйтеп бер кыйсса сөйләп китәсе килә. Хозыр Ильяс бер авыл янәшәсенә килеп җиткән. Элек авылга теләсә кем кермәсен өчен авыл капкалары бикле булган.. Шунда аны авылда яшәүче бер бала күреп алган. Ул тиз генә йөгереп килгән дә юлчыга капка ачкан. Бу хәлдән соң Хозыр Ильяс бала янына килгән һәм: «Синең бу яхшылыгың өчен нишлим икән? Рәхмәт әйтсәм, күп булыр, атымны ал», – дигән. Шул рәвешле аңа атын биреп калдырган. Көндәлек тормышта бик гади, баналь рәвештә яңгыраган әлеге сүз үзенә зур мәгънә һәм хисләрне сыйдыра. Шуңа күрә бүгенге көндә сезгә карата эчкерсез, ихтирамлы, рәхмәтле хисләребезне бер нинди дә бүләк алыштыра алмас рәхмәт сүзе аша җиткерәбез хөрмәтле мөгаллимнәребез. Рәхмәт сезнең сабырлыгыгыз, зирәклелелегез, рухи дөньяга китергән юлыгыз өчен. Рәхмәт, мең рәхмәт. |