Төп » Мәкаләләр » Котлау » Котлау сүзләре |
Категориядәге материаллар: 21 Күрсәтелгән материаллар: 11-20 |
Битләр: « 1 2 3 » |
Араларга: Көне буенча · Исеме буенча · Дәрәҗәсе буенча · Фикерләр буенча · Караулар буенча
Көнең үтсен бары шатлык белән, Юлларыңа гөлләр сибелсен. Табигатьнең һәр иртәсе-таңы Гомерлеккә бәхет китерсен. |
Котлыйбыз без чын күңелдән, Шатлык сездән һич китмәсен. Тыйнак булган шушы бүләк Бәйрәмегезне бизәсен. |
Сокланырлык синең үткәннәрең, Алдамаса икән көткәннәрең. Бүгенгең дә синең матур булсын, Көләч йөзең һәрчак балкып торсын. Сиңа бары изге теләк: Белеп яшә, син безгә бик кирәк! |
Күңеле алтын кешенең Бәйрәме дә күңелле. Көн дә үткәрәсе килеп Тора туган көнеңне. Туган көндә үзеңне дә Мактыйсы килеп тора. Мактап тормыйм, Шәплегеңне Барсы да белеп тора. Бәхет кенә алып килсен, Туасы иртәләрең. Татып яшә дуслар иңен, Гүзәлләр иркәләвен. Кайгылары урап үтсен, Авырлыклар җиңелсен. Юкка-барга баш иярлек Егет түгел инде син. Шатлыкларың артып торсын, Калкып торсын кесәң дә. Бу заманда ул да кирәк, Нәрсә генә дисәң дә. Шул теләкләрне Ходайга Житкереп куйыйк инде. Бокалларга салынганын Киптереп куйыйк инде. |
Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Хатын – кыз бу чорда алдын – артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә. Сезнең менә шундый матур чорыгыз! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, көләч йөзле булып калыгыз. |
... ! Син ел башындагы зәмһәрир салкын вакытта тугансың. Табигатьнең, тереклекнең сынауларга дучар вакытына туры килгән туган көнең белән ихлас котлыйм! Гыйнвар кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелең матур, даладай киң булсын. Саулык. Иминлек, ак бәхетләр, саф бәхетләр сиңа! |
Син кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез! Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. ... ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың. Ходай Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын. |
... ! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа! |
... ! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез! |
Кадерле ... ! Сине ихлас күңелдән туган көнең котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. |