Төп » Мәкаләләр » Котлау » Котлау сүзләре |
Категориядәге материаллар: 21 Күрсәтелгән материаллар: 1-10 |
Битләр: 1 2 3 » |
Араларга: Көне буенча · Исеме буенча · Дәрәҗәсе буенча · Фикерләр буенча · Караулар буенча
Кадерле дусларыбыз, сайтыбыз белән кулланучыларыбыз!
Сайтыбыз бер адым алга атлады, "ВКонтакте" челтәрендә үз төркемебезне булдырдык. Әлегә төркем дип курэк киереп әйтмәс идем, чөнки анда Безнең Яраткан кулланучыларбыз бик аз, бөтенләй юк дисәмдә киметеп әйтү булмастыр. Шуңа күрә язылыйк төркемгә, активлыкны арттырыйк. Сез бу төркемгә үз котлауларыгызны да өсти алачаксыз. Язасы теләкләрегез булса, шушы язма астына үз фикерегезне калдырыгыз. Бик зур рәхмәт!
|
Каршылыйбыз бүген синең Көтеп алган гомер бәйрэмең. Якыннарың җыела бүген яннарына, Өзеп сиңа чәчәк бәйләмен. |
Хисләр ташый йөрәк түреннән, Саф теләклэр булып түгелә. Сине туган көнең белән Тәбрик итәбез чын күңелдән. Торыш юлын уз син шатлык белән, Авырлыклар юлдаш булмасын. Озын юлда баскан эзен калмасын Вак яңгырлар аны юмасын. |
Юлларыңа ак бәхетләр яусын, Шатлык балкып торсын йөзеңдә. Кайгы-хәсрәт баш очыннан узсын Шул теләкләр бездән үзеңә. |
Туган көнең белән котлап Бәхетле бул син дибез. Зур уңышлар, куанычлар, Сәламәтлек телибез!. |
Туган көнең белән котлыйм әле Бүләк итим алсу гөлләрне. Телим әле,сиңа,якын итеп, Киләчәктә матур көннәрне. |
Тырыш сезнең кулларыгыз, Матур үткән юлларыгыз. Барча туган-якыннарга Һәрчак изге уйларыгыз. |
Сез булганга без дә бик бәхетле Сезнең белән якты көнебез. Безнең белән сез дә бәхетледер, Сезгә озын-озак гомер телибез. |
Туган көн – гомер бәйрәме, Туган көн изге көн ул. Бәхетле бул, кайгы күрмә, Миннән теләк сиңа шул. |
Котлыйбыз сине туган көнең белән, Шау чәчәкле айда тугансың. Шуңа курәдерме ягымлы да, Сабырлы һәм тыныч булгансың. Бездән сиңа шушы изге теләк – Борчу күрми, яшә гомергә. Кайгы-хәсрәт күрми, тыныч кына Яшик әле алда гел бергә. |