Төп » Мәкаләләр » Котлау

Бүлектәге материаллар: 95
Күрсәтелгән материаллар: 71-80
Битләр: « 1 2 ... 6 7 8 9 10 »

Кадерле ... ! Сине ихлас күңелдән туган көнең котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.
  Язучы: |

Караулар: 536 | Фикерләр (0) | 21.08.2013

Җәйнең матур көннәрендә 
Син дөньяга килгәнсең. 
Әтиеңә, әниеңә 
Сөенеч китергәнсең. 
Йөзең айдай, сүзең балдай, 
Ягымлыдыр карашың. 
Ирең ничек яратмасын 
Син Сандугач баласын. 
Бик күпләрне көнләштереп 
Яшисез бергә-бергә. 
Мәхәббәт ялкыннарыгыз 
Сүрелмәсен гомергә. 
Балаларың дәүмәтләрен 
Язсын әле күрергә. 
Йомшак ефәк чәчкәйләрең 
Җилфердәсен җилләрдә. 
Көзләрең дә язлар булып, 
Кышларың да җәйдәй булсын, 
Йортыңда нур балкысын, 
Бәхет, шатлык тулып торсын, 
Кояш гел елмаеп торсын 
Олыгайган көннәрдә. 
Ходай сиңа насыйп иткән 
Җир йөзенә туарга. 
Пар атларда апкайтканнар 
Сабантуйлы айларда. 
Бәхеткәең ташып торсын, 
Йөрсәң дә син кайларда. 
  Язучы: |

Караулар: 535 | Фикерләр (0) | 21.08.2013

Чал чәчәләрең бигрәк күркәм,
Күзләреңдә горур сабырлык.
Ягымлы сүз — тыйнак акыл —
Барысы да үрнәк алырлык.

Сөеклебез, безнең өчен,
Изгенең изгесе син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен!
  Язучы: tatarkotlau.ru |

Караулар: 544 | Фикерләр (0) | 03.08.2013

Әтиебез - безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңдә
Туган көнең белән котларга.

Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йорәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнең арада.

Парлап канат кагу жиңелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре чалтырап аксын
Мәнге-мәнге суы кипмәсен.

  Язучы: tatarkotlau.ru |

Караулар: 480 | Фикерләр (0) | 03.08.2013


Ихлас кунелдэн юллыйбыз 
Ин-ин изге телэклэр: 
Озын булсын гомерлэр 
Тыныч булсын кунеллэр.
Куркэм булсын иртэлэр, 
Бэхет китерсен коннэр, 
Шатлыкка тулсын кичлэр, 
Ял-сихэт бирсен тоннэр.

Бэйрэм булсын мобарэк, 
Табын булсын тугэрэк! 
Бугендэй бэйрэмнэрне 
Гел каршылыйк бергэлэп!

  Язучы: tatarkotlau.ru |

Караулар: 502 | Фикерләр (0) | 25.07.2013

Гамьле еллар, ямьле коннэр
Телибез чын йорэктэн!
Хич кичекми чынга ашсын
Безнен куркэм телэклэр!
  Язучы: tatarkotlau.ru |

Караулар: 531 | Фикерләр (0) | 23.07.2013

Гомерен хэзинэсенэ
Остэлде тагын бер ел,,
Монайма еллар утэ дип,
Елмай син - бэхетле бул!

Котлы булсын бэйрэмен,
Тыныч булсын кунелен,
Шатлык-соенечлэр белэн
Тулы булсын гомерен!
  Язучы: tatarkotlau.ru |

Караулар: 544 | Фикерләр (0) | 23.07.2013

Котлы булсын, ... , туган көнең,
Гел шатланып үтсен көннәрең.
Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр
Якыннарың, барлык дусларың.
  Язучы: tatarkotlau.ru |

Караулар: 536 | Фикерләр (0) | 23.07.2013

Озын булсын синең гомерең, 
Тыныч булсын һәрчак күңелең. 
Бәхет чишмәләрең мул аксын, 
Зур шатлыклар белән таң атсын.

  Язучы: tatarkotlau.ru |

Караулар: 475 | Фикерләр (0) | 08.07.2013

Әтиебез - безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңдә
Туган көнең белән котларга.

Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йорәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнең арада.

Парлап канат кагу жиңелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре чалтырап аксын
Мәнге-мәнге суы кипмәсен.

  Язучы: tatarkotlau.ru |

Караулар: 549 | Фикерләр (0) | 08.07.2013