Төп » Мәкаләләр » Туган көн » 18 яшь белән котлау

Кадерле ___________ !
Бастыру
Бүген сиңа 18 яшь. Балигъ булып, тормышның ыгы-зыгылы, аклы-каралы, шатлыклы һәм бер үк вакытта мәшәкатьле дә юлына чыгып бастың. Аның һәр мизгеле җаваплы да, рәхәт тә, авыр да, күңелле дә.

Шушы шатлыклы, куанычлы көнеңдә сиңа язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телим!

Сөйкемле … туташ! Сиңа карап дулкынланган Күгәрченнәр гөр килә. Берсе елый, берсе җырлый: «18 яшь бер килә… Канатлары каурыйланган -Туган оя тар булыр. Тиздән очар бу чибәркәй,

Кемгә насыйп яр булыр?». Күгәрченнәр Сине күреп Хисләнәләр-гүлиләр. Сиңа бәхет, яхшы кияү, Озын гомер телиләр! Без дә кушылабыз!!
Язучы: tatarkotlau.ru
Караулар: 867 | Дәрәҗә: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0