Төп » Мәкаләләр » Туган көн » Туган көн белән котлау |
Категориядәге материаллар: 21 Күрсәтелгән материаллар: 11-20 |
Битләр: « 1 2 3 » |
Араларга: Көне буенча · Исеме буенча · Дәрәҗәсе буенча · Фикерләр буенча · Караулар буенча
Котлы булсын туган көннәрең, Юлларыңа гөлләр сибелсен, ... аеның саф җилләре сиңа. Бәхет-шатлык кына китерсен. |
Бергәләшеп әле бик күп тапкыр Үткәреребез туган көннәрне. Илле генә түгел, алтмыш, житмешне дә, Сиксән, туксан, хәтта йөзләрне. |
Чын йөрәктән котлавыбыз Җыр булып сезгә барсын. Бүгенге бәйрәм гомергә Истәлек булып калсын. |
Бәйрәм белән сезне, якын дустым! Балкып тор син гел иртә-кич. Яхшылыкны җирдә ятмый, диләр. Гел яхшылык кына эшлә син. |
Гомерне бит еллар билгеләми, Яшәү дәрте булсын күңелдә. Сәламәтлек, бәхет, куанычлар Юлдаш булсын сиңа гомергә. |
Кайчан керсәң, өеңдә нур бөрки, Каршылыйсың якты йөз белән. Кайгы-хәсрәт җиңеләеп китә Синең әйткән йомшак сүз белән. |
Туган көндә матур теләк Булсын әле үзеңә: Күктән кояш балкып торсын, Нурлар сибеп йөзеңә. Шаулап чәчәк атып торсын Бакчаларда гөлләрең, Бүгенгедәй ямьле үтсен Киләчәктә көннәрең. Иң яраткан матур кошлар Сайрасыннар болында, Исән-саулык, ак бәхетләр Юлдаш булсын юлыңда. |
Бәхеткәең охшаш булсын иде Яңа яуган ап-ак карларга. Фәрештәләр кунсын иңнәреңә Туган көнең белән котларга. |
Матур тормыш, сәламәтлек теләп Туган көнең белән котлыйбыз. Шатлык белән, озын гомер белән Яшәвеңне генә телибез. Матур яз аенда тугангамы, Күңелеңдә һәрчак изгелек. Кылган яхшылыгың кире кайтып, Күрсәң иде үзең игелек. |
Күпме булса җирдә изге теләк – Без телибез сиңа барын да. Ап-ак карлар кебек бәхет яусын Туган көннең һәрбер таңында. Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар Изгелекләр булып кайтсыннар. Туар таңнар алып килсен сиңа Сәламәтлек, бары шатлыклар!. |