Төп » Мәкаләләр » Юбилейга котлаулар » 90 яшьлек юбилеей белән котлау

Гомерләрнең иң бәхетле
Бастыру
Гомерләрнең иң бәхетле 
сәгатьләре суккан гына… 
Бер карасаң, инде туксан! 
Бер карасаң, туксан гына… 
Туксан бит ул — тик сан гына… 
Йөрәк һаман унсигездә, 
Йөрәктәме?! Тулпар анда! 
Унсигез дә юктыр әле, 
Чынлабрак чутлаганда. 
Какой чуртым, туксан анда?!. 
Туксан яшькә кадәр генә 
Кешедә чәч агара, ди. 
Туксаннарны узып киткәч, 
Ул яңадан карала, ди. 
Җанда сөю ярала, ди. 
Кеше вообще яңара, ди 
Туксангача яшәсәк тә, 
Туксан тапкыр яшәмибез, 
Бәйрәм итик гомерләрне, 
Бәйрәм итик яшәүне без. 
Туксан тапкыр яшәмибез. 
Бер карасаң, инде туксан… 
Бер карасаң, туксан гына… 
Йөзгә җитү хөрмәтенә 
Бер йөз грамм тотсаң була. 
Йөзгә җитү хөрмәтенә!
Язучы: tatarkotlau.ru
Караулар: 3172 | Дәрәҗә: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0