Төп » Мәкаләләр » Юбилейга котлаулар » 80 яшьлек юбилеей белән котлау

Уен гына түгел яшең
Бастыру
Уен гына түгел яшең, 
Син хәзер сиксәннәрдә. 
Сокланыплар карарлык бар 
Сиксәнгә җиткәннәргә! 
Үрнәк итеп куеп сине: 
«Менә бит!»— диярлек бар. 
Алтмыш яшьлек балаларың 
Башларын иярлек бар. 
Кырык яшьлек оныкларның 
Борынына чиртерлек бар: 
Егерме яшьлек кызларны 
Күтәреп йөртерлек бар. 
Шуңа гына риза булса, 
Кәләш тә итәрлек бар
Үткәннәрне кырын ятып, 
Бик тәмләп сөйләрлек бар. 
«Без шәп идек… Яшьләр хәзер 
слабый…»—диярлек бар. 
Сүзләреңне эшең белән 
Ныгытып куярлык бар. 
Бер кырлыны тутырып салып 
Бер тотып куярлык бар.
Язучы: tatarkotlau.ru
Караулар: 2925 | Дәрәҗә: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0