Төп » Мәкаләләр » Юбилейга котлаулар » 60 яшьлек юбилеей белән котлау |
Үткән гомер — кичкән елга,
Үткән гомер — кичкән елга, Аны санарга түгел. Чигәгә кар кунган саен Язны яңарта күңел. Язның назлы нурларыннан Жаныңа үсә канат. Яшлегеңә кайтасың да Китә алмыйсың кабат. Синең әле алкышларга Күмелә торган чагың. Настоящий егет булып Күренә торган чагың. Сиксән түгел, туксан түгел, Нибары алтмыш кына. Күтәрелгән чагың гына Гомерең балкышына. Балаларың буй житкергән, Оныкларың тирәңдә. Яннарыңнан да китмиләр «Яратабыз» — диләр дә… Яшь кызлар да «бабай» дими, «Абый» дип дәшә әле. Шатлык чәчеп, бәхет урып Яшә дә яшә әле. | |
![]() | |
Караулар: 5690 | Дәрәҗә: 3.7/3 |
Барлык фикерләр: 0 | |