Төп » Мәкаләләр » Юбилейга котлаулар » 60 яшьлек юбилеей белән котлау

Шатлык та күп, сагыш та.
Бастыру
Шатлык та күп, сагыш та. 
Туры юлдан тайпылмадың, 
Атламадың ялгыш та. 
Алтмыштамы, алтмышта... 
Рәхмәт әйтеп язмышка, 
Кайгыларга бирешмәдең, 
Гашыйк булдың тормышка. 
Алтмыштамы, алтмышта... 
Сикереп мен акбуз атка, 
Җиз кыңгыраулар так та, 
Җилдерт бер юртакта. 
Алтмыштамы, алтмышта... 
Ал әле бер җырлап та: 
«Карурман»ны, «Гөлмәръям»не 
Яки «Абау, Гөлкәем»... 
Җырлый иде әткәем— 
Сөенеп тыңлый әнкәем: 
— Бәхетең булсын, бәбкәем. 
Алтмыштамы, алтмышта... 
Шатлык та күп, сагыш та... 
Язучы: tatarkotlau.ru
Караулар: 723 | Дәрәҗә: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0